Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән

Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган.

Башкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 3 ноябрьдә ир-ат, бүлмәдә 44 яшьлек хатыны белән 65 яшьлек абыйсының бергә булуларын күреп, карабиннан башта - хатынына, ә аннары качарга тырышкан абыйсына аткан. Ике зыян күрүче дә һәлакәт урынында ук үлгән.

Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Җинаять эше кузгатылган.

Һәлакәт урыны тикшерелгән, җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган, аңа карата ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән. Җинаять кылу нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре алып барыла.

 

 

«Татар-информ»

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев