Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

77 яшьлек азнакайлы мошенникларга 2 миллион 800 мең сум акча күчергән

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада кырыгалдарлар алты азнакайлының дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтларын урлаган.

Күпчелек очракта алар кәрәзле элемтә операторы исеменнән шалтырата. Үзләрен пенсия фонды, сырхауханә вәкилләре итеп танытучылар да бар.

Азнакайда берәү үзенә килгән кодларны әйткәннән соң, әздән генә 272 мең сум акчасын югалтмый кала.

Күктәге торнага ышанып, булган акчаларын югалтучылар да бар. 77 яшьлек пенсионер интернетта өстәмә акча эшләргә уйлап, булган 2 миллион 800 мең сум акчасын мошенникларга күчереп бетерә. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев