Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Татшуган Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтте

Авыл мәдәният йорты иртән үк бәйрәм рухында. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә авыл халкының олысы-кечесе җыелган иде.

Тантана авыл үзешчәннәренең, мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.  

Хакимият вәкиле, “Маяк” газетасы редакциясенең баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов ветераннарны, авылдашларны район башлыгының тәбрикләү хатын укып, бәйрәм белән тәбрикләде.

Сугышта Татшуган авылыннан 232 кеше катнашкан. Шуларның ни бары 76 сы гына исән-сау авылына әйләнеп кайта. Колхоз эшен үз җилкәләрендә алып барган тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген онытырга мөмкин түгел. Татшуганлылар һәр эштә дә бердәм. Сугыштан соң илне тергезү вакытында, авыл халкының фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсендә, "Эконом" колхозы матур уңышларга ирешә. 

Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов ветераннарны бәйрәм белән котлап, авылдашларга сугышта күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Авылның ветераннар советы җитәкчесе Әхсән Идиятуллин Татшуган халкын Җиңү көне белән тәбрикләде. Илдә тынычлык өчен хәрби бурычын үтәүче солдатларга, гаиләләренә тирән рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде.

Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган батырлар искә алынды. Митинг ахырында мәңгелек ут һәм һәйкәл каршына һәркем чәчәкләр салды.

Бәйрәм чарасы мәдәният йортында авылдашлар өчен әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев