Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Мәндәй авылында Җиңү бәйрәме узды

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын Мәндәй авылында да матур итеп билгеләп уздылар.

Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг узды.

Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов, Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин, Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов авылдашларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Насих хәзрәт Хәкимов бакыйлар рухына дога кылды.

Мәктәп укучылары шигырьләрен-җырларын бүләк иттеләр.

Мәндәй авылыннан Бөек Ватан сугышына 123 кеше киткән, шуның 77 се яу кырында һәлак булган. Сугыш елларында бар эш колхозда хатын-кызлар җилкәсендә була. Авылның иң өлкән кешесе — Гандәлип апа Һадиевага быел 100 яшь тула. Сугыш чорында ул бригадир була.

Бәйрәмдә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары да катнашты.

«Әткәй сугышка киткәндә миңа 4 яшь кенә булган. Ул әйләнеп кайтмады. Бик күп авырлыклар күреп үстем. Бүгенге матур тормышка куанып туймаслык.Сугышлар бетеп, дөньяда тынычлык, татулык урнашсын иде», -ди Җәүдәт абый Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев