Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Мәлбагыш авылында бәйрәм митингы үтте

Мәлбагыш авылы халкы да иң садә, якты бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көнен билгеләп үтте.

Тантаналы чарага районнан вәкилләр, депутатлар, тыл фидакарьләре, хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре, мәктәп укучылары, авыл халкы килгән иде.

Җитәкчеләр Мәлбагыш халкын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

- Бүген без илебез иреге өчен яу кырында ятып калган якташларыбыз, җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары, бүгенге көндә хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең батырлыгы алдында баш иябез. Илебез күге һәрчак аяз булсын, - диде җирлек башлыгы Азат Әхмәтшин.

Батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.  Авыл халкы өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев