Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖИҢҮ

Чубар Абдул авылында батыр авылдашларын искә алдылар

Чубар Абдул авылында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.

Ул мәдәният йортында концерт программасы белән башланып китте.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков, Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов бәйрәм белән котлап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләделәр.

"Ата-бабаларыбыз илебез азатлыгы өчен  фашизмга каршы үзләрен аямыйча көрәшкән. Күпләре туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган. Бүген арабызда сугыш ветераннары юк инде. Әмма аларның батырлыгы онытылмый. Тыл ветераннарына зур рәхмәтебезне белдерәбез, Җиңүне якынайту өчен алар алны-ялны белми тырыш хезмәт куйганнар. Сугыш чоры балалары үз җилкәләрендә күпме авырлыклар, кайгы-хәсрәт кичергәннәр. Җир йөзендә сугышлар булмасын, күкләр аяз булсын! "- диде Нияз Фәтхетдинов.

Сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Соңыннан җитәкчеләр, мәктәп коллективы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Укучылар һәйкәл янында сакта торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев