Азнакайның 2 нче мәктәбе укучылары Җиңү солдатларын 1945 елның язына «кайтарды»
Бүген шәһәребезнең 2 нче мәктәбенең унберенче сыйныф чыгарылышлары, аларга ияргән кечкенә эне- сеңелләре шәһәр буйлап гармун астында легендар «Катюша» ны җырлап районыбызда нибары икәү калган Ватан сугышы ветераннары Гайнулла ага Әюпов һәм Гыйльменур апа Җәләева яшәгән йортларга сафларда уздылар.
Кулларында нәкъ 1945 елның язындагы кебек сирень, шомырт чәчәкләре иде. Алар ветераннар алдында зур дулкынлану белән батырлыкларына мәдхия белдереп шигырьләр сөйләделәр. "Катюша" җырына ветераннарыбыз үзләре дә кушылды.
"Туган ил өчен" дип язылган Кызыл Байрак җилфердәгән, кулларына Ватан сугышы каһарманнары-бабайлары портретларын тоткан укучылар сафларын урамдагы халык сокланып озатып калды. Күпләренең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде.
- Илебезнең чын патриотлары булып үсегез, балалар! - ветераннарыбыз аларны әнә шундый сүзләр белән озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев