Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда Хәтер көне үтте

Дистәләгән еллар дәвамында килгән традиция буенча, 15 февраль көнне азнакайлылар Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге “Кара лалә” һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды.

Бүгенге көндә җирлегебездә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 583 кеше яши. Аларның 288 е хәрби бурычларын Әфган җирендә, 295 е Чечен республикасында һәм башка кайнар нокталарда үткән ир-егетләребез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 165 азнакайлы катнаша.

Митингта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев батырлык үрнәге күрсәткән һәм бүгенге көндә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур активлык күрсәткән сугышчы-интернационалистларыбызны бүләкләделәр, дәүләт ярдәменә ия булганнарга торак алуга сертификатлар тапшырдылар.

 Азнакай җире кайнар нокталарда 24 лачынын югалтты. Батырларның исемнәре аталып, алар хакында истәлекләр яңарды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев