Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда Бөек Җиңү көне бәйрәменә багышланган көрәш турниры узды

Шәһәрнең «Юбилейный» стадионында 2005 һәм аннан кечерәк егетләр арасында - милли көрәш; 2004 һәм аннан кечерәк кызлар арасында билбаулы көрәш буенча район беренчелеге узды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан уздырылган ярышларда 11 мәктәп һәм Азнакай политехник техникумыннан 109 спортчы бил алышты.

Команда беренчелегендә 9 нчы мәктәп командасы җиңүче булды. 7 мәктәп - икенче, Тымытык авылы мәктәбендә укучылар өченче урыннарны алдылар. Кызлар арасында барган билбаулы көрәштә үз авырлык категорияләрендә Лилия Гәрәева (40 кг), Сафина Азалия (44 кг), Гардиева Рания (48 кг), Шәрәфетдинова Риана (52 кг), Мөхәммәтшина Лилия (57 кг) чемпион калдылар.

2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләрдән Гәрәев Тимур (26 кг), Галиев Вилдан (28 кг), Миңнегалиев Рифат (32 кг), Хәбипов Илдан (36 кг), Закиров Солтан (40 кг), Шәйхулов Салават (45 кг), Хурамшин Ранил (50 кг), Сәгытдинов Әмирхан (60 кг), Садыйков Данияр (60+ кг) иң көчлеләр булып, алтын медальләр яуладылар.

2005 һәм аннан кечерәкләр арасында Гәрәев Алмаз (55 кг), Закиров Аслан (60 кг), Гәрәев Ислам (65 кг), Гыймадиев Наил (70 кг), Закиров Ислам (80 кг), Ибраһимов Данис (80+ кг) беренче булдылар. 

Җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары һәм кубок-медальләр тапшырылды. 

Үз спортчылары яулаган нәтиҗәләр буенча тренерлар да билгеләп үтелде. Монда Айрат Миңнегалиев - беренче, Илфак Закиров - икенче, Гөлүс Борһанов өченче булды.

Татарстан Республикасы беренчелегендә призлы урыннар яулаучыларга иганәчеләр Рөстәм Шакиров һәм Зилә Солтанова исеменнән акчалата премияләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев