Әсәй авылында Батырлык дәресе үтте
Әсәй авылында «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Утлы еллар хатирәсе» дип исемләнгән батырлык дәресе узды.
Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәре Альбина Йосыпова балаларга "сугыш" төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты, аларга батыр якташларыбыз турында сөйләде.
Китапханәче Гөлсем Исхакова балаларны "Җиңүнең ерак чакрымнары" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырып, балаларга сугыш чорын яктырткан әсәрләрдән өзекләр укыды.
Әсәй авылының нәни малай-кызлары үзләре дә әзерлек белән килгәннәр, тәрбияче апалары Миләүшә Гәрәева белән әзерләгән шигырьләрен сөйләп, чарага тагын да ямь өстәде алар.
- Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар, диләр. Балаларыбыз тарихыбызны кечкенәдән белеп, илебез белән горурланып үсәргә тиешләр, - Альбина Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев