Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Әлкәй авылы халкы батыр ул-кызларын хөрмәтләде

Кичә Әлкәй авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган иде.

Бөек Җиңүнең 78нче язын билгеләп үтү бәйрәменә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, әфганчылар һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары, хәрби бурычларын үтәүчеләрнең әти-әниләре чакырулы иде. 

Авыл халкын бәйрәм белән котлап, җирлек башлыгы Светлана Зиннурова һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов изге теләкләрен җиткерделәр.

Халкыбызның сугыш елларындагы батырлыгына багышланган җырлар, шигырьләр яңгыраганда, ул елларның хатирәләре барланган вакытта күз яшьләрен сөртеп утыручылары да булды. Утлы еллар шаукымы һаман саен ерагая барса да, еллар ватандашларыбызның батырлыгын күңелләрдән җуя алмый шул...

Әлкәй авыл җирлегенә кергән Кызыл Сукачы авылындагы һәйкәл янында да бәйрәм митингы оештырылып, ул да бик оешкан төстә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев