Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
"Маяк" газетасы архивыннан

Үзең яхшы булсаң...

“Мин бик бәхетле кеше” – ди ДОСААФ Азнакай җирле оешмасы рәисе Гәрәй Хәмидуллин. Кәкре Елга авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәт ДООСАФында машина йөртүче һөнәрен ала.

«Мин бик бәхетле кеше, – ди Гәрәй Хәмидуллин, чөнки минем тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды.  Беренчедән, әти-әнием бик яхшы кешеләр булдылар. Алар – безне биш баланы, эшкә өйрәтеп үстерделәр, бишебезгә дә югары белем бирделәр. Барыбыз да хезмәт уңышларына иреште. Әти-әниебез йөзенә кызыллык китермәдек. Минем әнием Роза терлекче булып эшләде, ике тапкыр район Советы депутаты булып сайланды. Кәкре Елга авылында яңа балалар бакчасы салдыруда да ул үз өлешен керткән. Әтием дә   бик хөрмәтле кеше булды. Ул районның танылган, алыштыргысыз тәэминатчысы (снабженец) булды .Сабантуйларын оештырып, алып барды». 

Кәкре Елга авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәт ДООСАФында машина йөртүче һөнәрен ала. Гәрәй  Хәмидуллин. Армия сафларына алына, ракета хәрби көчләрендә хезмәт итә. Аннан кайткач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.  Илбәк авылы “Янтарь” хуҗалыгында   икътисадчы булып эшли. Алга таба ДРСУ, мәктәп туклану комбинатында, “Балтач” хуҗалыгында ә инде 2004тән 2009 елга кадәр  Үчәлле авылының “Уразман” хуҗалыгында хуҗалык рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.  Барысы да яхшы гына бара, хуҗалык та иң алдынгылар рәтендә, әмма үзгәрешләр җиле, инвесторлар килү кебек күренешләр бу хуҗалыкны да читләтеп үтми. Хәмидуллинның яраткан һөнәреннән бүгенге көндә дә тайпылганы юк. Ул Чалпы авыл җирлегендә чәчү, урып-җыю эшләрендә ярдәм итеп тора.

  ...2009 елның июнь ае. Төрле өлкәләрдә эшләп, гади хезмәткәрдән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән, шактый зур тәҗрибә туплаган, югары квалификацияле белгеч Гәрәй Мөҗәһит улы ДОСААФ Азнакай җирле оешмасы  рәисе булып килә һәм менә бүгенгәчә 16 ел рәттән биредә фидакарь хезмәт куя. ДОСААФның ышанычлы җитәкче кулы астында булуы бик тиз чагылыш таба.

«Ике айлап биредә җитәкче булмаган иде. ДОСААФның үз бинасы да юк. Иң беренче булып, шушы эшкә керештем. 2016 елда үзебезнең бинаны булдырдык, бу  белгечләр хәзерләүдә уңайлы, яңа шартлар тудырды. Әлбәттә, биредә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновның һәм башкаларның ныклы, төпле ярдәмен тойдык. Әйтәм бит, минем тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды. 1920 елда шундый ук яхшы кешеләр ярдәме белән  автодромга бик зур  ремонт ясалды. Бу бик тә кирәк иде. Без ел саен 16 яшьлек үсмерләрдән алып 400дән артык белгеч укытабыз. Машина йөртергә, права алырга теләүчеләр бик күп. Әле менә быел 74 яшьлек Гөлсинә апабыз да права алып чыкты. Эшләребез, күрсәткечләребез яхшы. Без Татарстан Республикасы автомәктәпләре арасында беренче өчлектә барабыз. Бездә әледән-әле семинарлар узып тора, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Актүбә бистәсендә ДОСААФның филиалын ачу да районыбыз яшьләренә яңа мөмкинлекләр ачты, уңай шартлар тудырды».

Гәрәй Мөҗәһит улы җитәкчелегендә ДОСААФ оешмасы яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә зур эш башкара. “Армиядә хезмәт итәрмен” армиягә чакырылучылар көне; мәктәп балалары һәм яшьләр арасында ату ярышлары уздыру, “Родина” хәрби-патриотик лагеры, махсус хәрби операциядә катнашкан каһарман геройларның күчмә музее һәм башка чаралар моның ачык мисалы булып тора. Шулай ук балаларга, яшьләргә, инвалидларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча киң эш алып барыла. Бу максатта “Автобабай”, “Автоледи”, “Автомногоборье” бәйгеләре даими үткәрелә. Аның “Яшьләр радиостанциясе” эшчәнлегендәге, анда тәрбияләнүче балаларның уңышларында да хезмәте  бәһасез. Әлеге проект яшьләрнең техник күнекмәләрен үстереп кенә калмый, ә бәлки спорт талатларын да үстерә. 

   Һәрвакыт мөлаем, кешеләргә, хезмәттәшләренә хөрмәт белән караучы, оптимист Гәрәй Хәмидуллинны коллективта да яраталар, ихтирам итәләр. Аның бу кешелеклек сыйфатлары һәркайда чагылыш таба. Аеруча ветераннар аны бик хөрмәт итәләр. “Мин утны-суны кичкән өлкән буынга аеруча хөрмәт белән карыйм, алар белән озак итеп сөйләшеп утырырга яратам”, – ди ул үзе дә. Ветераннарыбыз ел саен “Ворошилов укчысы” ату ярышларында катнашып, яшьлекләрен искә алып, үзара аралашалар. Бу алар өчен зур бәйрәмгә әверелә.

Гәрәй Мөҗәһит улы махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк иң актив ярдәм кулы сузучыларның берсе. Ул каһарман егетләребезнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтә.

«Улыбыз махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк илен якларга китте. Гәрәй Мөҗәһитович һәр көнне хәлебезне белеп тора. Кирәк булган бөтен төр ярдәмне күрсәтә. Киң күңелле, ярдәмчел булганы өчен аңа рәхмәтебезнең чиге юк», – ди Нәфисә Вәгыйзова.

ДОСААФлылар “Нефтемаш” заводы белән берлектә  егетләребез өчен блиндаж мичләре ясыйлар. Узган ел ул шәхсән үзе дә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм илткән.

   Кешенең башкарган эшләре турында бер мәкаләдә генә язып бетерү мөмкин түгелдер инде ул. Төрле әлкәләрдә озак еллар фидакарь хезмәте өчен Гәрәй Мөҗәһит улы күпсанлы Мактау хатлары, грамоталар, премияләр белән бүләкләнә. Россия ДОСААФының III дәрәҗә “Фидакарьлек өчен” ордены, Татарстан Республикасы Премьер-министрының, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның, “Россия радиосөючеләр берлеге”нең Мактау хатлары, ТР ДОСААФ Республика советының, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамоталары һәм башка бүләкләр аның тырыш хезмәтенә бәя булып тора.

   Гәрәй Хәмидуллин күпләргә үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Гөлнәзирә белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ук танышалар. Гөлнәзирә анда алган белгечлегенә гомере буе тугры кала. Азнакай халыкны социаль яклау бүлегендә  баш бухгалтер булып эшли. Алар матур гаилә корып, лачындай ике ул тәрбияләп үстерәләр.

   Мәкаләбезнең герое: “Мин тормышымда яхшы кешеләр генә очравы белән бәхетле”, – дигән иде. Аңа җавап итеп: “Үзең яхшы булсаң, кешеләр дә сиңа карата шундый ук яхшы була”, – диясе килә.

 

Сәрия Рамазанова: Минем ирем Фәиз Рамазанов 40 елга якын ДОСААФ оешмасында эшләп чыкты, инструктор иде. Хәзер хәтсез еллар авырып тора. Безнең гаилә ДОСААФ оешмасына, аның җитәкчесе Гәрәй Мөҗәһит улына бик рәхмәтле. Ул безне онытмый, һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булды. Кайчан мөрәҗәгать итүгә карамастан, вакытын таба. Менә шундый олы йөрәкле, мәрхәмәтле, кешелекле ул.

Нәфисә Лотфуллина, пенсионер. Оешмада баш бухгалтер булып эшләгән: Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Гәрәй Мөҗәһит улы да данлы юл узган. Ул үзенең максатчанлыгы, таләпчәнлеге белән ДОСААФның эшчәнлеген җанландырып җибәрде, киң масштаблы эшләр башкарылды: ике катлы, гаражлы үз бинабыз, барлык укыту таләпләренә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, автодром булдырылды. Актүбә бистәсендә яңа автодром төзелде, урта мәктәпләрдә автокласслар ачылды. Ветераннарыбызны һәрчак шәхсән үзе хөрмәтләп, тәбрикләп тора. 

Рәмзия Гыймадиева: Мин элеккеге ДОСААФ рәисе Атлас Хафаевичның тормыш иптәше.Традицияләрне лаеклы дәвам итүе, җаны-тәне белән тырышып. Республика дәрәҗәсендәге оешманы саклап, алдынгылар рәтендә алып баруы аның искиткеч сәләтле җитәкче булуын күрсәтә. Рәхмәт аңарга.

 

“Маяк” газетасының 23 май саны.

Әгәр укырга җитешми калсагыз, кызыксынсагыз, газетаны редакциядән килеп алырга мөмкин. Төрле мәшәкатьләр белән газетага язылырга өлгерми калдыгызмы? Шуны искәртәбез: теләгән кешеләргә газеталарны редакциядән сатып алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев