Көзге җил
... Сызгырыплар исә узган җил, Сары яфрак белән тулган җир...
Сыгылыплар төшә агачлар,
Сызгырыплар исә көзге җил.
Сыдырыплар ала ботакларын
Сары яфрак балән тулган җир.
Ә өзелгәч, бер терәксез калгач,
Ничек тели, шулай уйный җил.
Бөтерепләр ала, китерепләр сала, –
Гүя үзен-үзе кыйный җир!..
... Сызгырыплар исә узган җил,
Сары яфрак белән тулган җир...
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев