Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Бәрәңге кыйссасы. Халида Галимова

«Маяк» газетасы архивыннан, 2022 ел

Хәким картның биле ычкынды. Бу хәлнең элек тә булганы бар иде булуын. Тик болай озакка китеп, урынга ук калганы булмады аның. Карчыгы Гөлсинә җылытып кирпеч тә куеп карады, күрше Дания түти елан кебек боргаланып торган сөлекләрен дә салып маташты, инде гомергә укол ясатмаган башы белән оялуыннан башын мендәргә яшереп арт шәрифен яшь медсестра Лилиягә дә ачып ятарга туры килде. Тик биленә котырган эт кебек ябышкан авырту бераз җиңеләйсә дә бер эш эшләргә дә бирмәде. Кирәк бит иң бәрәңге алу чорында аунап ят инде. Ачу иткәндәй телевизор, радиосы да бүген иртәгә көчле яңгырлар башлана дип колак итен ашап тора. Карчыгы инде әллә ничә тапкыр

-Атасы, әйдә балаларны чакырыйк-дип сүз башласа да Хәким карт башта бик каты торды.

– Нәрсә үләргә ятмыйм бит, иншалла торырмын –дип кырт кисте.

Юк, балалар кайтуын ярата иде ул, тик эш беткәч, кунакка гына кайтсыннар. Яшьтән үк шәһәргә чыгып киткән балалар авылга елга бер- ике кайталар, бер эшне дә ул дигәнчә эшли алмыйлар.  Аннан гомергә кеше эшен яратмады,  әле аллага шөкер җир җимертмәсәк тә үзебез барына да җитешәбез- дия иде ул. Тик көннәр үтеп тә алга китеш булмагач, бичарага ни чара дип риза булды.

-И, Аллам шушы көнгә кал инде – дип  карчыгының иске шәленә төрелгән билен ышкый-ышкый өй янына туктаган машинага каршы чыкты ул.

Машина ишеге ачылып иң беренче олы малае Илгизәрнең соңгы елларда ару түгәрәкләнгән корсагы килеп чыкты. Аннан мыш-мыш килеп калган гәүдәсе тәгәрәп Хәким карт каршына килеп басты. Илгизәр артыннан шулай ук тәгәрәп диярлек иреннән дә уздырган килене Сания да күренде. Алар төшүгә машина шыгырдап ару гына күтәрелеп китте. Ул да булмады арткы ишек ачылып ике колагына да ниндидер баулар тыккан, быел институт бетерү сәбәпле берәр ел ял итәргә тиешле оныклары Карина чыгып басты. Чыккан оңгайга башы селкенеп торганын күреп Гөлсинә карчык куркып бисмилласын укый башлады.

- И, Ходаем,әллә калтыравык булдымы. Ник селкенә ул.

Шул чак Илгизәр ачу белән тегенең колагыннан бауларын тартып алды.

-Әби, бабаң белән күреш, чукындың инде шул телефоның белән, - дип кызын картлар каршына бастырды.

Тегесе яңа дөньяга килгән бозау сыман күзләрен мелт-мелт бераз басып торды, әтисе арттан бераз төртеп җибәргәч кенә, килеп башта әбисен, аннан бабасын кочаклады. Шуннан зур бер эш корган кеше кебек колагына телефон бауларын элеп йортка атлады. Үрдәк сыман чум-чум атлап барган килен белән улына, алар артыннан селкен-селкен килеп барган оныкка карап Хәким карт башын селкеп карап калды.

-Да, алыр инде болар бәрәңгеңне - диде ул карчыгына карап.

Килен ару гына кысталгандыр, өйгә дә кермичә абзарга таба теркелдәде. Хәким карт баскычка менәргә өлгермәде, шул яктан колакны ярып чәрелдәгән тавыш ишетелде. Тавышка өйдәгеләр атылып чыкты. Абзар ягыннан бер кулы белән чалбарын тотып, бер кулы белән башына кунган кызыл әтәчне куалап Сания йөгереп чыкты.Беразга барда аптырап калдылар. Иң беренче Хәким карт аңга килде. Баскычка сөялгән себеркене алып кызыл әтәчне киленнең башыннан бәреп төшерде дә,

- Башланды ат кәмите, - дип йортка атлады.

Гөлсинә яңа ябылып барган ишеккә карап картына төртеп алды

-И шушының телен, эткә атсаң эт ашамас.

Аннан йөгереп барып Санияның салам ябышкан өсләрен каккалап, җитәкләп үзе киленен бәдрәфкә озата китте. Өйгә кергәч стресс булган киленгә дару каптырып, урынга яткырдылар.

-Ул бандит әтәч барында үлсәм дә тышка чыкмыйм- диде килен бер сәгаттән көчкә телгә килеп.

Кичкә Казаннан кызы Илүзә белән кияүе Дамир, оныклары утыз яшлек Тамирланны ияртеп кайтып төштеләр. Үзенең ни гөнаһ өчен вафат булганын да аңламыйча, бөтен урамның тавыкларын ятим калдырып авылдагы иң хәтәр егетләр рәтендә йөргән кызыл әтәч казанга кереп чумды. Йортка күптәннән газ кереп тә сүтелми калган мичкә бәлеш кереп утырды. Бар да өстәл янына җыелгач, теге ике оныкны ашата алмый ах итте Гөлсинә карчык. Беренчедән алар икесе дә кулларыннан телефон төшермиләр, икенчедә сумкаларыннын алып бертуктаусыз шатыр-шотыр теге чипсы дигән нәрсә кимерәләр дә, бертуктаусыз каплы сок эчәләр. Телефоннарына багынып утыра торгач икесе ике диванда йоклап киттеләр. Балаларны борчымыйк дип, аларга тиюче булмады. Әтәч белән бәлештән соң юлда бик арытты дип өйдәге калган ике тахтаның берсенә малай белән килен , икенчесенә кыз белән кияү ятып тәмләп әвен базына киттеләр. Иртәгә мунчага себерке әзерләп йөрүче Хәким кергәч кая ятарга белми торды. Карчыгы мич артында каз утыртырга дип ясаткан такта сәкегә икесенә ничек кирәк урын салып менеп яткач, Хәким карт тар ятакта кулын кая куярга белмичә карчыгының биленә салды. Гөлсинә яшь чактагы сыман кеткелдәп

-Тик ят, карт шайтан, өй тулы балалар- дигән булды.

Иртән өйдә мәшхәр башланды. Ватан сугышына әзерләнгән кебек өр- яңадан тамак туйдырып, кат-кат киенеп өч көрәк белән бакчага чыктылар. Кулына төкереп көрәккә иң беренче тотынган Илгизәр биш –алты рәт чыгуга хәле бетеп җир башына барып ауды. Әтәч һөҗүменнән һаман айный алмый йөргән килен тиз генә машинадан кан басымы үлчи торган аппарат алып чыгып иренә таба тәгәрәде. Илгизәргә дару эчереп, утырып торырга гына кушылды. Оныклары Тимерлан башта көрәккә бер аягы белән басып карады. Җиргә батырырга көче җитмәгәч ике аягы белән менеп сикереп маташканда көрәк  бу чаклы интектерүгә түзмичә сабы белән егетнең маңгай шәрифенә тартты. Тегесе  бераз селкенеп торды да башын тотып чүгә башлады. Моны карап торган әнисе Илүзә чебие янына очып килгән тавык кебек чырыйлап бер якка кышаеп барган улына барып тотынды.  Тимерланны җиргә сузып салдылар. Маңгай бераз кызарып чыккан иде. Өйдә табылган бинт , Гөлсинә карчыкның ырматизын ышкый торган спирт кебек әйберләр белән егеткә беренче ярдәм күрсәтелде. Салкын сулы чүпрәк ябып баш астына иске мендәр кыстырып ятып торырга куштылар. Әнисе машинадан алып килеп аның өстенә җылы япма япты. Бу хәлләрне карап торган Хәким картның чыдамлыгы төгәлләнде.

-Булмаса ими дә каптырыгыз инде . Аның яшендә минем өч балам бар иде. Урман кисеп өй салдым. Агач төшеп аяк сындыргач гипслы килеш бура бурадым. Ниткән ир-ат болар, и кадыйр- дип лачт итеп төкерде дә өйгә кереп китте. Ул арада  кичә   майлы шулпадан соң берүзе ярты бәлешне ашап бетергән кияү Дамирның аш казаны бу хәлгә чыдамады.Бәдрәф ягыннан чалбарын күтәреп инде генә көрәккә тотынуга нидер исенә төшкәндәй тузан туздырып тагын торып чаба. Яу кырында батыр кимегәннән кими барды. Ничек кенә тырышсада биле бөгелмәгәнгә бәрәнгене утырып җыючы Каринага да чират җитте. Аның кинәт акырып елап җибәргәненән куркып, үләргә яткан Тимерлан да сикереп торып утырды. Эшне ташлап бар халык Карина янына җыелды. Өйдә коймак җиткереп йөргән Гөлсинәгә хәтле оекчан килеш очып чыгып җитте. Кулын тотып илереп акырган оныгы, аның янында ике мичкә кебек тәгәрәп йөргән улы белән киленен күреп өне китте аның

-И ходаем,әллә елан чактымы- дип оныгына барып тотынды. Бераз вакыттан соң эшнең нидә икәне ачыкланды. Каринаның кичә генә салонда ясаткан тырнагы сынган икән.

- Кеше кулы өзелсә дә бу чаклы кыланмас, бу хәтле акыруга бакча артындагы  тана куркудан бозау салгандыр инде- диде аксак- туксак килеп тавышка йөгереп килгән Хәким карт эшнең нидә икәнен аңлагач.

-И, әти, син что понимаеш- диде теге әтәч шаукымыннан айныган килен. Өч меңгә ясаткан маникюр бит ул. Баланың иртәгә день рожденияга барасы бар. Елама кызым, әйдә керәбез.

Кызны ике яклап култыклап әтисе беләе әнисе өйгә кертеп куйдылар. Алар артыннан элкен-селкен килеп Тимерлан да диванга кереп ятты.

-Улым, торып йөрмә сотрясение була күрмәсен- дип калды аның артыннан әнисе.

Кеше булмагач капчык авызы булса да тотып торыйм дип  чыккан Хәким карт сүзсез кала алмады

-Ул башта селкенер әйбер бар дип уйлыйсызмени. Мие булган ир көрәк сабына менеп сикерми ул. Аның яшендә кая менеп сикерергә бик шәп белә идек без. Өйләнә дә алмас, ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.

 Гөлсем карчык ике арада йөреп арып бетте. Инде бер ике тамчы яңгыр да тамып алды .Аптырагач, инде колагына телефонын тыгып бераз тынычланган Карина янына килеп башыннан сыйпады да

Кызым, хәлең рәтләнгән бугай әеме-дип сорды. Кыз колагыннан телефон бавын алып башын селкетте.

-Балам, мин бакчага чыгам менә таба менә әзер камыр  син коймак пешер инде. Берәр ярты сәгаттән чәйгә керербез. Ярармы,бәбкәм.

Кыз башын селкеде. Гөлсинә карчык абына сөртенә бакчага ашыкты.

Бераздан ачыккан, арган халык йортка ашыктылар. Борынга көйгән ис бәрелде. Өй эче зәңгәр төтен белән тулган иде. Гөлсинә карчык коты очып газ плитәсенә ашыкты. Анда бер урында суы беткән чәйнүк сикерсә, икенче комфоркада бөтен булган коймак камыры тутырылган таба көеп утыра иде. Берсе диванда, берсе тахтада колакларын телефон бавы тыгып тәмләп йоклаган балаларын уятып, исән сау икәннәренә куанган әти-әниләр куанышып, әтәчсез калудан ачу итеп әллә ни куандырмаган тавыклар астыннан булган күкәйне алып кереп кыздырып тамак ялгадылар. Аннан соң бәдрәф белән ике арада чабып иза булган кияүнең киңәше белән, ашагач  эшләүнең зыянлы икәнен тыңлап, бераз ял итеп алырга булдылар. Кайсысының борын сызгыртып, кайсысының бүрәнә селкетерлек итеп гырлавын тыңларга көче җитмичә Хәким карт мунча яңартырга чыгып китте.  Гөлсинә карчык аяк очларына гына басып балалар кайтуга дип тоткан тозлы каздан шулпа салып җибәрде. Ул арада тәрәзәгә шыбыр –шыбыр бәреп яңгыр башланды. Ничек кирәк алай уянып чыгып инде казыган бәрәнгене икегә бүлеп машиналарга төяделәр. Мунча кереп майлы шулпадан соң , өйдәгеләр  урыннарына тәгәрәште. Хәким карт кичәге урынга менеп ятты. Балаларга күчтәнәчләр хәстәрләп йөргән Гөлсинә карчык  инде йорттагылар тирән йокыга талгач кына аягын көчкә сүрәп ничек кирәк алай карты янына сыеп башын төртүгә үк йоклап китте. Каз шулпасыннан баш тарта алмаган кияү генә төнне йорт белән абзар арасында йөгереп үткәрде.

Иртән ялтырап кояш чыккан иде. Балалар берәм-берәм чыгып машиналарына төялделәр. Башы бәйләнгән Тимерлан белән бармагы марляга чорналган Каринаны әниләре машинага җитәкләп чыгарды.

- Бәлки теге атнага кайтып булмасмы әле дигән булды кызы Илүзә. Эчен тотып, чыраена карасаң кичә генә бөтен туган тумачасын күмгән кешегә ошаган кияү Дамир сүзгә кушылмады.

- Балаларның иске гаршугы бар. Алмыйсызмы диде Хәким карт аңа карап,көлмәскә тырышып. Карчыгы дык итеп кабыргасына төрткәч, капка төбенә барып басты.

- Без точно кайта алмыйбыз. Каринаны Туниска ялга озатабыз. Укуын бетереп бала әле юньләп ял иткәне юк диде килен  түгәрәк гәүдәсен көчликөчли машинага урнаштырып маташканда.

- Юк, юк берүк йөрмәгез. Ничек тә алып бетерербез. – диде ике төн буе каты сәкедә ятып биле ару гына турайган Хәким карт.   Гөлсинә карчыкның хәле балаларына кул изәп, мыдырмыдыр догаларын укып калырга гына көче җитте. Менә менә җиргә тиям дип торган машиналар кузгалуга ул лап итеп карты янына капка төбендәге утыргычка барып утырды. Машиналар күздән югалгач, карчык яулыгы белән күзен сөртеп

- И, атасы, әле дә балалар бар инде. Ни эшләр идекдип куйды.

Кояш бераз җирне җилләткәч Хәким карт абзардан көрәк алды да бәрәңге бакчасына атлады. Аның артыннан  чиләк, капчыкларын тотып, Гөлсинә карчык ашыга иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

13

5

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев