Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Хәерниса түти ыштаны

Халидә Галимова үзенең иҗаты белән укучыларыбыз ихтирамын яулап килә. Әмма шаян шигырьләре һәм юмор белән сугарылган хикәяләре аның иҗатында аеруча зур өстенлек ала. Түбәндә аның янә бер юмористик хикәясен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Шапылдап ишек ябылганда өй эчендәге бар тугыз кеше дә өмет тулы күзләрен әнигә төбәделәр. Ул өстендәге лычма су курткасын салып каккалады да, беркемгә дә туры карамый гына уфылдап сүз башлады:

Булса да була икән, туктамаса да туктамый икән, әллә инде төбе тишелгән бу күкнең. Безнең утын кайтартканны гына көтеп торганмы соң әллә бу. Утын булмады бу, чистый “Хәерниса түти ыштаны” булды бу.

Әни юкка гына зарланмый, кичә инде күптән кайтырга тиеш кышлык мунча утынын капка төбенә аударып киткән минуттан, шуны гына көткән диярсең, галәмәт кара болыт чыгып, бар дөньяны суга батырып явып китмәсенме. Менә генә чыгып утынга тотынабыз, тагын яварга тотына. Әллә тагын теге болыт каядыр качып безнең эшкә ябышканны карап тора. Ашыкмас идең дә аны, иртәгә эш көне, кичкә барыбыз да шәһәргә юл тотасы. Бер өем утынны әниләрнең үзләренә калдырып китү дә әллә ничек.

Шул вакыт телефоннан башын күтәрми, берни ишетми, диеп уйлаган унике яшьлек кызым Алинә сорап куймасынмы:

Әбием, а причем монда безнең дрова, и какой то Хәерниса апаның ыштаны?

Безнең авылда инде күптән мәрхүм булган Хәерниса түтине еш кына телгә алалар. Беренчесе ул яшәгән тыкрык җен күргән “Хәерниса тыкрыгы” дип телгә алынса, икенчесе бик озакка сузылган берәр эш килеп чыкса, “Чистый Хәерниса түти ыштаны булды бу” ,– диләр. Бу атамаларның каян килеп чыкканын сорап карасак та әни кулын гына селкеп:

Әнә, атагыздан сорагыз, безнең авылдагы барлык тилелекнең башында ул тора иде инде, дип кенә җавап бирә иде.

Әти үз чиратында җавап урынына кул гына селкеп юк эшне бар итеп чыгып китү ягын гына карый иде. Тик бүген Алинәм бабасына сорауны кабыргасы белән куйды:

Бабай, давай сөйлә, алайса утынны ташымыйбыз, кайтып китәбез.

Әти бераз ару гына пеләшләнгән башын кашып торды да, шаян елмаеп:

Ярар, утынны өеп бетерә алсагыз, әбиегезнең бәлеше пешеп өлгерсә, бераз тел ачкычы да куелса, бәлки сөйләрмен дә әле, диде.

Шул минутта тыштан кереп килүче җизнәйнең калын тавышы барыбызны да урыннан кузгатты:

Әйдәгез басылды бу беразга, тиз булыйк, бәлки җитешербез.

Өйдәгеләр дәррәү кубып тышка ашыктылар. Күмәк эш күмәк эш бит инде ул, ике сәгать дигәндә утын сарайга ташылып, чүп-чары җыештырылып, барысы да көлешеп, куанышып өстәл артына җыелдылар. Табынга каз бәлеше килеп утыруга, Алинә бабасына карап тамак кырып куйды:

Бабай, син обещал, әйдә сөйлә!

Әтинең кәеф шәп, чоланга да кереп, бераз “тел ачкычы” да кабып чыккан ахрысы, бераз капкалап алгач инде ничә еллар ачмаган серен безгә бәян итте:

  • Ул вакытта менә сезнең кебек ихахай-михахай килеп, иркенләп кочаклашу, үбешү бар идемени ул. Әниегез белән йөри башлаган чак. Әй кырагай да идең инде, әйеме карчык?!
  • И әллә ниләр сөйләп утырма инде, карт тиле, диде әни кулындагы тастымалы белән әтигә җилләнеп.
  • Бәй аның ни ояты бар, хәзер әнә берсе кочагыннан берсе чыкмый, ник бөтен мир карап тормый шунда. Ә безнең заманда юк, кая ул. Мин бәхетсезе ишшу персидәтел кызына гашыйк булдым. Кая ди анда төне буе йөрү, караңгы төшүгә капка төбенә кайтып утыр, алайса иртәгәсен әниегезнең итәген дә күрмисең. Ярар, кайтып та утырырсың иңде ансы, тик бит ул чакта кызларны шул үпсәң, кочсаң шул капка төбендә инде ул, клубта ярамый, урам саен йорт тезелгән, йорты саен тәрәзә, димме.

Ә әниеңнәр ул чакта шул Хәерниса түтиләр каршында торалар, бер үк тыкрык башында. Менә күз алдыгызга китерегез инде, бөтен авылда урамда өч баганада ут яна, берсе клуб янында, берсе ферма тыкрыгында, берсе нәкъ персидәтел Галиәхмәт, яки сезнең бабагыз, әниегезнең әтисе каршында. Сәлимә әбиегез белән шул акаеп янып торган ут астындагы агач эскәмиягә кайтып утыруга көне буе “пыф- пыф” итеп йокы туйдырган Хәерниса түти урындыгын китереп куеп, пәрдәсен ачып, борынын тәрәзә пыяласын терәп нәкъ без утырган якка бәбәген чекрәйтеп килеп утыра. Кая анда үбешү, кая анда кочаклашу, мескен Сәлимәкәем микроскоп астындагы тычкан кебек тын алырга куркып утыра. Минем бит яшь чак, кан кайный, ничек инде сөлек кебек кызны кочаклый да алмый утыр инде. Әле шулай смирнога катып утырып та, көн саен бер теше калмаган авызын чапылдатып сүз артыннан сүз җитештерә:

И бу Галиәхмәтләрнең Сәлимәсе гүпчем дәртле Бәдригә әйләнгән бит, күзеләре башлары тонган, урам уртасында гыйшык-мыйшык уйнап утыралар, бер оят юк боларда, дип авыл буйлап сөйләп йөри.

Сүз атасына барып җитүгә Сәлимәгә бер өч көнгә “домашний арест”..

Шулай ул чыгалмаган көнне берүзем авыл урамын урап кайттым да, өметсез шайтан бит, барып утырдым таныш эскәмиягә, шул арада теге пәрдә ачылып Хәерниса түти дә үзенең постына менеп кунаклады.

Минем кан кайный, ничек кенә юк итәргә бу дошман дзотын. Көндез кереп куркытып булмый, бөтен авылга разбой салачак, аннан ялгыз карчыкны әбиҗәйт иткән, диеп сәлам бирүче дә калмас, әтинең каешы армиядан кайтканнан соң (олы, итептер инде) бил тирәсендә йөргәне юк-югын. Тик белә калса әти егет кеше син, дип тормас.

Шулай утырабыз икебез ике якта. Мин юри китмим, ул пәрдәсен япмый. Икенче көнне көтү куарга чыккан әнигә:

  • Карале, малаегыз персидәтелнең капка төбенә каравылчы булып кергән икән, бодайлата түлиме, арпалатамы? дип тел чарлаган.
  • “Түздем, түздем дә, түзем буам ярылды” дигәндәй бусы инде соңгытамчы буды. Вәт малай, ни баласы юк, ни ире, кәҗәдән башка малы юк, эш юклыктан эш булсын, дип ыштаныннан бет баккан, шушы буладыр инде. Юк, болай калдырмыйм мин моны. Шул вакыт армияда бер егетнең ниндидер хэллоуинмы дигән бәйрәм турында сөйләгәне искә төште бит. Кабакның эчен чистартып, күзләр, авыз тишеп, эченә фонарь куеп кеше куркытып йөргәннәрен көлә- көлә сөйләгән иде. Тилегә акыл кирәкми, дигәндәй кич җитүгә бер ару гына кабакны кешедән яшереп, эчен алып, тишекләр ясап куймасынмы абзагыз. Фонарь дигәне бар, армиядан бик шәпне алып кайткан идем.

“Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына”, диләрме әле, ул кичне авылда ут бетте. Сәлимә әти-әниләре белән апаларына кунакка киткән. Мин кичтән үк сәндерәгә менеп яттым, имеш йоклыйм. Менә көтеп алган караңгы да төште. Әкрен генә төшеп, кабак белән фонарьны Хәерниса түтиләрнең бакча артына күтәреп киттем. Йөрәк дөпе-дөпе килә, әйтерсең дошман тылына барам. Шуышып кына кереп теге тәрәзә янына чүгәләдем. Фонарьны яндырып кабакка тыктым да, тәрәзәгә күтәреп чак кына шакылдап алдым. Шул чак пәрдә ачылып китте, төнге тынлыкны ярып Хәерниса түтинең башта шәрран ярып кычкыруы ишетелде, аннан өйдә нидер дөмбердәп килеп төште, аннан өй эче тып-тын калды. Мин куркуымнан кабакны эләктереп койманы бер генә атлап сикереп бакча аркылы чыгып чаптым. Су буена килеп җиткәч, кабакны суга томырдым, абына-сөртенә үзебезгә сыпырттым. Ничек кирәк алай сәндерәгә менеп өлгәштем. Манма су булганмын, кул аяклар калтырый. Бетте баш, мин әйтәм, йөрәге ярылып үлде бугай, дим. Иртәгә “Хәерниса түти үз өендә вафат булган”, – диеп бөтен авыл шау-гөр киләчәк. Минем әни иң беренче торып чаба инде, ул авылның мал врачы, мал үлсә дә, кеше үлсә дә аңа киләләр, авылда врач һәрчак врач булып кала инде ул. Аннан китәчәк инде имеш-мимеш, әле кичә генә бәрәңге кәтмәнләп, күрше Сафураларда ике сәгать мунча кергән Хәерниса түти нигә үлгән? Авылның бар гайбәтен иләкнекен – чиләккә, чиләкнекен иләккә салып йөрсә дә

“Иң изге кеше иде мәрхүм”, – диячәкләр. Минем әни күрше хакы Аллаһ хакы, диеп бар озату мәшәкатен үз өстенә алачак. Ул инде әти белән мине кабер казырга җибәрәчәк. Ярар казырсың да, ә күтәреп алып барганда Хәерниса түти ап-ак кәфенлеген җилфердәтеп миңа килеп ябышса. Кеше үзен җан тәслим кылдырган кешене белә, ди бит ул. Төннәрен өреге килеп җәфаласа, әллә хәзер үк авылдан чыгып качыргамы? Әле минем аның өе тирәсендә йөргәнне берәрсе күреп калса? Әллә хәзер үк әнине уятып барсын да сөйләргәме? Мең төрле уйлардан арып таң әтәчләре кычкырганда йокыга киткәнмен. Төштә артымнан кабак ата-ата Хәерниса түти куа имеш. Берсе минем маңгай шәрифенә килеп төшкәнгә уянып киттем. Энем Ринат шаярып алма ыргыткан икән. Курка-курка гына сәндерәдән төштем. Алай ишек алдында ыгы-зыгы күренми. Өйдә әнинең сепарат аертканы ишетелә. Сәгать ничәләр икән, күмеп тә кайттылар микәнни. Шыпырт кына өйгә керәм, әти тыныч кына чәй эчеп утыра. Битемне аннан-моннан сыпырып мин дә өстәл янына чүмәшәм. Әни чәй ясап алдыма куя. Өйдә тынлык, мин әкрен генә чәй чүмерәм. Шулчак әни эшен бетереп минем яныма килеп басты:

И, улым, син белмисең бит әле, анда Хәерниса түтиең бүген төнлә җен күреп, куркудан ушсыз, өнсез калып ята бит, бахыркаем.

Мин үзем дә сизмәстән:

  • Исәнмени ул? дип сикереп тордым.
  • Бәй нигә үләргә тиеш соң әле ул? дип кырыс кына сорап куйды әти.
  • Бәй теге ни җен күреп курыккан кеше үләргә дә мужыт инде ул, дидем мин чәемә тончыгып.
  • Хәерниса карчыктан куркып җен үлсә генә инде анда, диеп әти ишек алдына юнәлде.
  • И бер кеше төсле сүзе булмас шушының, диеп озатып калды әни.
  • И, бахыркаем, шулай курыккан ди, күрше Сафура “Ни эшләп кәҗәсен кумый икән?” дип килеп керсә өйдә искә чыдамалы түгел, Хәернисатти идәндә ята, башына яулыгын каплаган, нидер ымлый, бармагы белән тәрәзәгә күрсәтә, ди. Көчкә торгызып утыртсам, бар нәрсәсе ыштанда, ди. Курыккан, дер-дер калтырый, ди. Астын алыштырып бетермәдем тагын эче борып бар җирен тутырды, ди.
  • Болай исәнме соң ул әни? дидем мин бар көчемне җыеп.
  • Исән, Аллаһка шөкер, исән. Акылына килеп сөйләгән инде: “Кичә кемдер тәрәзә шакыган кебек булгач пәрдәне тартып җибәрсәм, күзләреннән, авызыннан ут чәчеп җенме, пәриме карап тора, куркуымнан кычкырып авып киттем, эчем йомшап бар булганы бушап бетте, шул килеш күземне чытырдатып төне буе яттым, теге нәрсә улый-улый өй өстеннән очып йөрде”, диеп сөйләгән. Мескенне аю чире тоткан, ди. Аннан көндез дә пәрдәсен ачтырмый, тәрәзәгә карарга курка, ди. Менәтерәк чукынып төне буе чабасыз, Аллаһ сакласын, җене дә пәрие дә очрар. Күпме сөйләп тә ышанмый идегез.

Минем эчкә җан керде, тел ачыла башлады. Тик кая инде ул дөресен сөйләү. Сәлимәгә дә берничә айлар үткәч кенә сөйләдем, чөнки кич җиттеме клубка да барырга куркып утыра башлады. Авыл ду килде, тора-бара җеннәр бер көтү булып йөргән булып чыкты, аларның башлыгы зиярат йортында тора икән, төн җиттеме авыл өстеннән очып йөри икән, тагын әллә ниләр. Халык ай буе үзе әкият чыгарып, шуңа ышанып мәш килде. Хәерниса түтинең дә ишек алдын тутырып аллы- гөлле ыштаннары җилфердәп кипте. Халык кайсысы кызганып, кайсысы карчыктан көлеп:

– Вәт малакаем, бик озакка китте бу Хәерниса түти ыштаны, – дип узып китәләр иде. Шул вакыттан озакка калган эшне шулай дип йөртә башладылар. Хәерниса түти озын гомерле булды, туксанны үтеп китеп кенә бакыйлыкка күчте. Тик гомеренең сонгы көненә тикле кичтән үк пәрдәсен тартып куеп, тәрәзәгә якын да килмәс булды.

Ну, бабай, ты даешь, еще безне ругать итәсең тәртипсез, дип. Әбине рәхәтләнеп кочакладың инде, әйеме, – дип көлде Алинәм рәхәтләнеп.

Әти агарып килгән мыегын сыпыргалап алды да мут кына елмаеп:

Ә мин аны шул көзне кәләшлеккә алып кайттым. Алайса я берәр җен, я дә булмаса күрше авылның берәр егет пәрие урлап алып китәр иде. Бик бөтерелеп йөрүчеләр күбәеп китте янында.

Рәхәтләнеп бер көлешкәч, барыбыз да юлга җыена башладык. Әти белән әни безне озатырга капка төбенә чыгып бастылар. Машиналар берәм-берәм җен күргән Хәерниса түти тыкрыгыннан борылып,  олы юлга борылдылар. Мин китешли тагын туган йортка борылып карадым. Анда сибәләгән яңгырдан да курыкмыйча бер-берсенә сыенып, гомер буе булган мәхәббәтләрен яклап, саклап яшәгән әти белән әни басып калдылар.

 Халидә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев