Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Таныш булыгыз: яңа китап

Бу көннәрдә якташыбыз, “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзасы Фирая Исламованың өр-яңа китабы басылып чыкты.

Фирая – урман кызы. Ул туып-үскән Мөслим районы, Исәнсеф-Чишмә авылы урман кырына урнашкан. Дөресрәге – калкулыкта урнашкан авылның бер ягы – урман, икенче ягы ачыклык. Фирая һәр агач, һәр куак, чәчкәгә... гашыйк булып, аның һәр бөҗәге, җәнлеге белән дуслашып үсә. Табигать белән аралаша, аның кичерешләрен, телен аңлап үз күңеле аша уздыра. Урманның, авылының, чишмәләренең гүзәллеген кешеләргә дә җиткерергә теләү теләге хисле кызның кулына каләм алдыра. Авторның тәүге язмалары да үзенең кече дуслары, табигать турында. Ул алар белән сөйләшә, серләшә, матурлыгы, гүзәллегенә соклана, кайчагында йөрәге әрнеп борчыла да.

Бүген инде Фирая Исламова (Илдарханова) исеме укучыларга яхшы таныш. Аның язмалары туган ягы Мөслим районының “Авыл утлары”, бүгенге көндә гомер иткән Азнакай районының “Маяк”, “Акчарлак”, “Гыйбрәтханә”, “Базар көн”, Башкортстанның “Кызыл таң” һәм башка газеталарда басылып килә. Аның язмаларын укучылар көтеп алалар. Аз гына югалып торса: “Синең язмаларны бик яратып укыйбыз. Син кайда югалдың”, – дип үзеннән дә сорыйлар. Автор язмаларында үзенең геройлары белән бераз кырысрак та кебек. Әмма ул: “Тормыш булгач, төрле хәлләр була бит. Мин дә барысын да ал да гөл итеп кенә күрсәтмичә, чынбарлыктагыча гыйбрәтле итеп тасвирлыйм. Башкаларга да сабак булса иде”, – ди.

Фирая Исламова соңгы елларда шигырьләр өстендә каләмен чарлый. Шигырьләрендә дә гүзәл авылына, аның фидакарь кешеләренә дан җырлый. Нәни дуслары, каеннары, миләшләре...

белән серләшә, аларның язмышы өчен борчыла. Авторның бу китабы кулдан-кулга йөреп, яратып укыла торган китап булыр.

Нәсимә Фазлыева,Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев