Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Шагыйрьне зурлап искә алдылар

Азнакай район үзәк китапханәсендә шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу кичәсе узды.

Анда аның кызы, үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, 7 нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.

15 гыйнварда Илдус Гыйләҗевкә 76 яшь тулган булыр иде. Ул Ф.Хөсни, М.Хәсәнов, Р.Төхфәтуллин, Һ.Такташ исемендәге премияләр, СССР Министрлар Советы премиясе иясе, Почет Билгесе ордены кавалеры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Азнакай районының мактаулы гражданины исемнәренә лаек олы шәхес.

Кичәдә Резедә Гыйләҗева, Илдус Гыйләҗев һәм Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә язылган җырларын башкарды. Кичәне алып баручы китапханәче Ләйсән Габдуллина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның шигырьләрен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев