Өйләребезгә кояш булып керсен!
Хезмәттәшебез, шагыйрә, ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Нәсимә Фазлыеваның кече яшьтәге балалар өчен язылган “Кояшлы өй” китабы яңа табадан төште.
Китап “Татнефть” Хәйрия фонды ярдәме белән “Рухият” нәшриятында басылган. “Компания нефть чыгару белән генә чикләнми, игелекле эшләр, белем һәм мәдәни байлык тупланган киләчәк булдырырга омтыла. Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм балаларны гаилә учагының җылысын кадерләргә өйрәтүче проектларны да тормышка ашырырга ярдәм итүебез белән горурланабыз. Китап җылылык бөркеп торган туган йортка тиң, монда һәр шигырь мәхәббәт, зирәклек һәм милли традицияләрнең якты төсләре белән сугарылган”, – дип яза “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Мәганов китапка кереш сүзендә.
Шигырьләр җыентыгы рәссам Рената Галиуллинаның матур рәсемнәре белән бизәлгән. “Кояшлы өй” өйләргә кояш булып керсен, нәниләребезне сөендерсен! Китапны Азнакай шәһәре китапханәләреннән алып укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев