Нурия Йосыпова: “Теләмәгән әйберне эшләргә кирәк түгел икән”
Азнакай – талантларга бай төбәк. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр, кул эшләре осталары дисеңме. Укучыларыбызны шундый кызыклы шәхесләрнең берсе Нурия Йосыпова белән таныштырабыз
Мин Нурияны Әгерҗе авылы Сабан туйларында башка бәйрәм-чараларда, еш очрата идем. Аның кул эшләреннән ясалган күргәзмә яныннан битараф кына узып китеп булмый. Ниләр генә юк анда: түбәтәй, калфаклар, курчаклар, бәйләнгән уенчыклар, сумка, хәситә, янчыклар, үрелгән кәрҗин-савытлар. Кыскасы, санап кына да бетерерлек түгел. Бер генә түгел, төрле юнәлештә иҗат итә ул.

Нурияның иҗат белән шөгыльләнүе соңгы елларда гына башланмаган, аның бу шөгыле бала чагына барып тоташа.
Мин кечкенә чагымнан ук рәсем ясарга ярата идем, дип искә ала ул үзе. Абыем Фәрит тә иҗатка тартылды. Рәсем ясаудан тыш, фотосурәтләргә төшерә иде ул. Нәселдән киләдерме бу мавыгулар, белмим. Әнием – Асия чигәргә, тегәргә, бәйләргә ярата иде. Безнең өйдә ул чорларда бик дефицит булган тегү машинасы бар иде. Әнием безгә киемнәр тегә, тора-бара без дә шул машинага утырдык. Курчакларга, үзебезгә дә киемнәр тегәбез. Кыскасы, рәхәтләнәбез генә. Курчакларын да үзебез ясыйбыз. Укуны тәмамлагач, дизайнерлык һөнәре аласы килгән иде. Әмма әти-әни яныннан әллә кайларга ерак җирләргә чыгып китәсе килмәде, бәлки мөмкинлеге дә булмагандыр инде аның.
Нурия Әхфәз кызы алга таба Азнакай санаториенда, трикотаж цехында, балалар бакчаларында эшли. Кайда гына эшләмәсен, яраткан шөгылен ташламый. Ринат исемле егеткә кияүгә чыгып, бала үстергәндә бераз туктап тора торуын. Сәбәбе – вакыт җитмәү. Көне-төне эштә, ял көннәрендә авылга әти-әниләр янына кайтырга, ярдәм итәргә кирәк. Язмышында авыр кайгылар кичерә Нурия ханым, бер ел эчендә тормыш иптәше авырып, кинәт кенә бакыйлыкка күчә. Нурия янә кулына энәләрен, тегү кирәк-яракларын ала. Бу юлысы инде яраткан шөгыле аның җанын дәвалый, авыр уйлардан, кайгы-хәсрәттән аралый.
“Айсылу”, “Салават күпере” ясле-бакчаларында эшләгәндә инде бөтенләе белән иҗат диңгезенә чума Нурия. Кеше фантазиясенә чикләр юк бит ул. Монда юк кына материаллар да, хәтта гап-гади салам сабаклары да искиткеч гүзәл иҗат җимешләренә әверелә.
Тәрбияче апалары сөйләп тора, без балалар белән эшлибез. Үзебез дә, балалар да өйрәнә, ди Нурия Йосыпова. – Кул эшләре белән нинди генә күргәзмәләр, бәйгеләрдә катнашмадык. Гел җиңеп, призлы урыннар, Дипломнар алып килдек. “Салават күпере” бакчасында эшләүче тәрбиячеләр Зөлфия Гәрәева, Рузилә Газизуллина белән бик иҗади, дус эшләдек. “Синең эшең, минем эшем”, – дип бүлешеп тору булмады.
.jpeg)
“Бирим дисәң колына, килеп чыга юлыңа”, – диләрме әле? Шундый кул эшләре күргәзмәләренең берсендә Нурия курчаклар ясау остасы Сәрия Илюхина белән очраша. Сәриянең кул астында юк кына әйберләр дә искиткеч матур иҗат әйберләренә әверелә. Ул танылган эшмәкәр, татар курчаклары ясау остасы Галина Герк җитәкләгән “Азнакай курчаклары” халык кәсебе йортында эшләгән икән. Ә Нуриянең бер генә яңа шөгыль, бер генә яңалыкны да кулыннан ычкындырасы килми. Кызыксыну аны әнә шулай курчаклар дөньясына алып килә. Галина Герк кебек остазларың булганда, әллә нәрсәләргә өйрәнерсең. Нурия да курчаклар ясый башлый, түбәтәй, калфаклар чигә, сумкалар тегә. Кыскасы, иҗат төрле юнәлештә кайный. Балалар бакчасы – “Азнакай курчаклары” – авыл, әти-әни... көн-төн эшли Нурия, җитеш кенә...
Бүгенге көндә инде ул өйдән генә шөгыльләнә. Күпчелек авылда, авыру әти-әнисе янында була. Аз гына буш вакыты калдымы, янә кул эшләренә тотына. Кызганыч, әле менә бу көннәрдә генә әнисе – Асия апа бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын.
– Интернеттан берәр яңалык, яңа бизәкләр күрәм икән, ясап карыйсым килә. Үз-үземне тыеп та тора алмыйм. Кул эшләрен тоткач, шулкадәр күңелгә рәхәт булып китә, тынычландыра. Иҗат – ул күңел халәте. Үз-үзеңне мәҗбүр итеп эшләгән әйбер матур чыкмый. Теләмәгән әйберне эшләргә кирәк түгел икән. Әле менә интернеттан карап, җилкәгә аса торган сумкалар ясый башладым, яшьләр бик теләп алалар. Чималны интернеттан эзләп кайтартам. Минем турыда күрше-тирә дә белеп бетерде инде. Алар артык булган матуррак тукымалар, башка төр чималларны бер дә ташламыйлар. Иске кәгазь, газеталардан кәрҗиннәр, төрле матур савытлар үрә башладым.
Бу әйберләр әрәм булып ятмыймы соң? дип тә сорыйсы иттем әңгәмәдәшемнән һәм үз соравымнан үзем үк оялып та киттем. Җан җылысы белән кулдан эшләнгән чын сәнгать әсәрләре нишләп кирәксез булып ятсыннар ди инде.
– Заказларым бик күп, – ди Нурия ханым. – Матурлыкны тойган кешеләр алалар. Бүләккә дә матур, үзенчәлекле әйберләр сайлыйлар. Кибетнең пластмасс әйберләренә караганда, кулдан үрелгән матур кәрҗиннәр, икмәк, печенье савытларын, подносларны үз итәләр.
Нурия ханымның иҗат дөньясы киң ул һаман эзләнә, яңалыкка омтыла, шөгылен баета. Иҗат уңышлары телик аңарга. Бәйрәмнәребездә искиткеч матур кул эшләре белән кабат-кабат күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев