Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Язучы – тарихчы иҗатына сәяхәт

Галиҗәнәп китап сүзе

   Азнакай Мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы, Петр I фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, язучы-публицист, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Саҗидә Сөләйманова һәм Мәхмүт Хәсәнов премияләре лауреаты, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Галиҗәнәп китап сүзе” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

 Юбилярны  муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады:

 “Азнакай районына бер чорда эшкә килеп эшли башладык.  Азнакай, авылларыбыз, аларның фидакарь, бөек шәхесләре турында  өч дистәдән артык китап басылып чыкты. Бу бик тә игелекле хезмәт. Район үзенең фидакарҗ, батыр ул-кызларын онытырга тиеш түгел. Монда ,әлбәттә Сезнең бик зур өлешегез бар.   Китап бастыру бер дә җиңел эш түгел.  Урыннарга барырга, танышырга, кшеләр белән сөйләшергә, архивларда актарынырга  кирәк. Сабырлык та, белем дә... кирәк. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә”, – диде ул.

Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алина ХисамиеваТатарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин исеменнән сәламләп, изге теләкләрен җиткерде һәм  “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.  Изге теләкләргә  Әлмәт язучылар берлегеннән килгән иҗатташ  дуслары да кушылды.

 Әдәби кичә юбилярның иҗатташ дуслары , якыннары, дусларының матур теләкләре, иҗат номерлары  белән үрелеп барды.  Тулырак  – “Маяк” газетасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев