Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Чубар Абдул авылында яшәүчеләр Мәүлид бәйрәменә җыелды

Әлфия Шакирова, китапханәче

Гөрләп эшләп торган авылыбыз мәчетендә дини бәйрәмнәреез дә һәрчак зурлап уздырыла. Узган атнада Мәүлид кичәсенә багышланган чара үткәрелде. Авылыбызның имам хатыйбы  Илгизәр хәзрәт бәйрәмне ачып, изге Мәүлид кичәсенең мөселман халкы өчен әһәмиятен вәгазь итеп сөйләде.

Алга таба Рәмилә абыстай, мөгаллимә Җәмилә апа һәм укучы шәкертләр, Миннур, Халидә апалар матур мөнәҗәтләр, Пәйгамбәребез (с.г.в) һәм аның туганнарына, сәхәбәләренә багышлап салават-шәрифләр әйттеләр.

Мәүлид бәйрәменә байтак халык җыелды. Тантаналы өлештән соң, мул табын артында тәмле ит һәм кабак бәлешен, әзерләнгән һәм алып килгән күчтәнәчләрдән авыз иттек. Ә соңыннан күңелләрдә изгелек хисләрен арттырып, җылы итеп хушлашып таралыштык.

Бәйрәмне оештыручыларга, тәмле ризык, табын әзерләүче кызларыбызга, хөрмәт итеп күчтәнәчләрен алып килгән авылым халкына бик  зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Киләчәктә дә оештырылган чараларга рәхим итегез. Мәчетебез ишекләре һәрбарчабыз өчен дә ачык торсын.

Аллаһы Тәгалә нәсыйхәтләре калебләребезне, күңелләребезне нурландырсын иде. Аның хәдисләре аша гыйлемле булыйк, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәнсәк иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев