Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Балачакка кайтып килгәндәй булдык

Карамалы авылы кызы, шагыйрә Җәүһәрия Шәрипованың иҗат кичәсе узды. Бу турыда укучыларыбызга Азнакай район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова язмасын тәкъдим итәбез.

Карамалы авылы Мәдәният йортында узган кичәгә Җәүһәрия ханымның күршеләре, бер чорда үскән замандашлары, шигырь яратучы авылдашлар килгән иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләрен тыңлап, бәбкә саклаган, көтү көткән балачакка кайтып килгәндәй, авылдашабыз Сафа абыйның тальян уйнавын ишеткәндәй булдык. Әниләргә мәдхия укыган шигырьләре барыбызның да күңелен кузгаткандыр, мөгаен. Үзләре кыршылып беткән башмактан йөрсәләр дә, балаларына Сабантуйга матур сандалилар алып, яңа күлмәк тегеп кигерә иде бит алар. Ул вакытта барыбыз да бертөрле идек. Менә шулай безгә үзебезнең үткәнебезне онытмаска, аңа хөрмәтле булырга өйрәтә. Җәүһәрия Шәрипованың әсәрләре. Кичәне алып барган Ләйлә Инсафова һәм Роза Кәримова бәйрәмне бик җанлы, күңелле иттеләр, авыл халкы да бик актив булды. Кичә концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барылды. 80 яшен тутырып килүче Фәндия апа Шәфыйкованың моңлы җырлары, мөнәҗәт әйтүләре дә бик урынлы булды. Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләре, хикәяләре авылдашларыбыз башкаруында яңгырады. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Артур Ногъманов та катнашып, авылдашлар исеменнән рәхмәтләрен җиткереп, иҗади уңышлар теләде. Кыска гына вакыт эчендә 5 китапчык бастырырга өлгергән Җәүһәрия ханымның иҗат чишмәсе саекмасын, киләчәкккә дә үзенең әсәрләре белән халкыбызны сөендереп торсын, дигән теләктә калабыз.

Автор: Миләүшә Рәшитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев