Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай нәниләре шагыйрә Алинә Хисамиева белән очрашты

Бүген Азнакай шәһәре балалар китапханәсендә шагыйрә Алинә Хисамиеваның иҗат кичәсе узды.

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында авторның балалар өчен “Җиләкле җәймә” дигән китабы дөнья күрде. Очрашуда шәһәребезнең 9, 17 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 8 нче урта мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты. Балалар шигырьләр укыдылар, ә 8 нче балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Гөлназ Шәрифуллина Алинә Хисамиева шигыренә көй язган һәм аны балалар бик матур итеп башкардылар. Алинәнең кызлары Алия һәм Аделина да әниләренең шигырьләрен сөйләделәр.

Кичәне китапханәчеләр Римма Исхакова һәм Алсу Сәйфиева матур итеп алып бардылар.

Алинә Хисамиева – лирик шагыйрә. Аның иҗаты тирән хис белән сугарылган. Нәниләр өчен шигырьләре дә эчтәлекле, балалар күңеленә үтеп керә торган. Иҗатташлары аңа яңадан-яңа уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев