Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Әнигә кабаттан унсигез яшь

Бу гаилә миңа күптәннән таныш.

Тормыш иптәше Илшат Борисович Оренбург якларыннан булса, Инзилә Әхәтовна үзебезнең як кызы. Алар гаиләсе белән – укытучылар. Илшат Борисович 45 ел буе балаларны тарих фәненнән укытса, Инзилә Әхәтовна татар теле һәм әдәбиятыннан 43 ел белем бирә. Бу гаиләнең балалары да бик тырыш булып үсәләр. Әти-әниләренә ярдәмле, яхшы укучы, тәрбияле кызлар булалар. Кызларга да укытучы һөнәре яшьтән ошый, шуңа күрә ике кызлары да әти-әни юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлыйлар. Хәзер инде үз тормышларын корып, күрше Башкортстанның Өфе шәһәрендә яшиләр, балалар үстерәләр. Әле шушы көннәрдә генә миңа Инзилә Әхәтовнаның 70 яшьлек юбилей кичәсендә катнашырга туры килде. Мулдан әзерләнгән түгәрәк табын артында бәхетле тормыш кичерүче, Илшат Борисович янәшәсендә балкып утыручы Инзилә ханымны күреп мин бик куандым, чөнки пар канатлар булып бәхетле картлык кичерү бар кешегә дә эләкми. Алар тирәсендә йөгереп кенә йөргән кызларын, кияүләрен күрү табындагы дус-туганнарга икеләтә сөенеч булды. Чәй эчәр алдыннан өстәлгә чыгарган торт бигрәк тә минем игътибарымны җәлеп итте.  Матур итеп, заманча ясалган һәм бизәлгән торт өстенә алтын төсендәге хәрефләр белән  “Әниемә кабаттан 18 яшь" дип язылган иде. Бу сүзләр Инзилә ханымны, чыннан да унсигез яшьлек чагын хәтерләтте  ахры, аның күзләрендә яшь тамчылары күренде. Бу, әлбәттә, шатлык яшьләре иде. Әлеге сүзләр әниләрен генә түгел, табындагыларны  да, берничә минутка гына булса да, унсигез яшьлек чакларга алып кайтып килде.

Җәүһәрия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев