Әлмәт язучылар бүлегенең яңа җитәкчесе билгеләнде
15 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашында Әлмәт язучылар бүлегенең утырышы узды.
10 ел дәвамында бүлекне җитәкләгән Рәфкать Шаһиевка куйган хезмәте өчен рәхмәтләрен белдереп, Ркаил Зәйдуллин һәм "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова бүләкләр тапшырдылар.
Яңа җитәкче итеп язучы-драматург Равил Сабиров (Равил Сабыр) билгеләнде.
Әлмәт язучылар бүлегенә 12 район карый. Азнакайдан Фәйрүзә Исмәгыйлова, Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, Алинә Хисамиева, Гөлчәчәк Садретдинова анда әгъза булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев