Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Юшкыннан котыласың килсә

​​​​​​​Савыт-сабага утырган юшкын хуҗабикәләр өчен бер бәла, тик аннан да котылып була.

Артезиан яисә чишмә суларын кайнатканда савытта юшкын утыручан була. Утырган  юшкын суның кайнап чыгуын да озаккарак суза, савыт читеннән, чәйнек борыныннан тамып торганы савытны да ямьсезли, озак чистартылмаган савыттагы юшкын организмга да үтеп керә башлый. Болардан котылуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Юшкынлы савытка ярты литр суга ярты аш кашыгы исәбеннән кер содасы салыгыз да кайнарга куегыз. Кайнаганда су чайпалып түгелергә мөмкин, утны киметегез яки беразга бөтенләй сүндереп торыгыз да, яңадан кайната башларсыз. Юшкын җебегәч щетка яисә чыра белән ышкып төшерегез. Аннары савытны яхшылап юарсыз. (Кер содасы урынына ике чәй кашыгы чәй содасы белән бер аш кашыгы аш серкәсен бергә кушып салып та кайнатырга була.)

Халыкта, юып, калын итеп әрчелгән бәрәңге кабыгын юшкынлы савытка салалар да әкрен утта кайнаталар. Озак кына кайнагач юшкын йомшара, җиңел кубарыла. Тик аны чәнечке, пычак ише очлы тимерләр белән каезламагыз. Щетка, агач чырасы ише әйберләр кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев