Төнлә суыта, помидор-кыярны ничек сакларга?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Төнлә суыта, помидор-кыярны ничек сакларга?

Әллә ничек әле бу җәй, бер көнне чамасыз кыздыра, икенче көнне ачы себер җиле җелеккә үтә.

Инде болай да тышны соңарып күргән помидор – кыярны ничек сакларга соң? Бер бик тәҗрибәле бакчачыдан ишеткән бар: төнлә суытасы булса, кичтән бакчага су сибәргә кирәк икән. Аннары, кул астында нинди уңайлы әйбер бар – шулар белән үсентеләрне капласаң, ышанычлырак була. Моның өчен “Маяк”тан да шәбе юк. Укыган берен күпләр җыеп барып, менә шулай суытканда, эшләпә ясап,помидор-кыярга кигереп куя. Һәм саклый да бит, җәмәгать.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев