Сез имтиханнарга әзерме?
Белгечләр Азнакай чыгарылыш сыйныф укучыларына, имтиханнарга әзерләнү өчен мондый киңәшләр бирәләр:
- Баш мие тиешенчә эшләсен өчен, туйганчы йокларга һәм дөрес тукланырга зарури.
- Фастфуд һәм баллы газлы сулардан баш тартырга киңәш ителә.
- Имтиханнарга әзерләнгәндә, чикләвек, җиләк-җимеш, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәкди алар. Көрпәле ипи һәм сыр белән бутерброд файдалы һәм туклыклы. Кишер, ананас һәм авокадо хәтерне яхшырта.
- Нерв системасын тынычландыру өчен, кишер салатына әнис (тмин) орлыгы кушарга кирәк.
- Белгечләр имтиханнар вакытында сыер итен балык яки тавык итенә алыштырырга да киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев