Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышка әзерләнәбез .Тозлы кыяр

Килен булып төшкәч, кайнанамның тозлы кыярына гашыйк булган идем.

Хәзер үзем дә аның рецепты буенча күбрәк тозлыйм, чөнки ирем пешкән кыяр дип, маринадланганын ашамый.

 

Рецепты бик гади: кыярларны җыеп, бераз салкын суда тотам, чиста банка төбенә карлыган, чия, укроп, кара борыч, сарымсак салып, кыярларны тыгызлап тутырам, өстенә шулай ук карлыган, чия яфрагы, укроп салам. Керән тамыры, имән яфрагы салсаң да ярый. 3 литрлы банкага чүмәләкәй 2 аш кашыгы тоз кирәк. Салкын, кайнамаган су агызып (чишмәнеке булса тагын да яхшы), өстенә капрон капкач ябам да шунда ук базга төшереп куям. Салкынчада әкрен генә ачып, күңелне ача торган ризыкка әйләнә.

 

Резеда Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев