Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Башлы суганның сәламәтлеккә тәэсире

Суган цинга авыруын дәвалый, организмдагы витаминнар җитешсезлегеннән коткара.

Башлы суган составында гаять ачы исле эфир мае бар. Ул сулыш алу юлларын һәм күзнең лайлалы тышчасын ярсыта. Яңа суган аппетитны күтәрә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, туклыклы матдәләрнең организмга сеңү процессын тизләтә. Әмма йөрәк һәм бавыр авырулары белән интегүчеләр суганны сак кулланырга тиешләр.
Суган цинга авыруын дәвалый, организмдагы витаминнар җитешсезлегеннән коткара. Эчтәге суалчаннарны куа. Йоткергәндә суганны балга кушып атланмайда кыздырып яки сөттә пешереп бирәләр.
Аны атеросклерозны кисәтү һәм дәвалау өчен дә файдаланалар. Моның өчен башлы суганнан алынган сокны балга кушалар һәм 1 аш кашыгы күләмендә көненә 3–4 тапкыр эчәләр.
Суган боткасын тән кычытканда яки бетчәләрне бетергәндә дә кулланалар. Шулай ук миңнәрне, сипкелләрне, биттәге башка тапларны бетергәндә дә суганнан ясалган ботка файдалы, диләр.
Сөттә пешерелгән суган чиләгә башлаган яраларны төзәтә, геморрой шешләре авыртуын киметә. Суган боткасы өшегән җирне яки пешкән урыннарны да дәвалый. Яңа гына алынган суган согын авыз куышлыгының лайлалы тышчасында хасил булган җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.
Борынгы заманнарда халык медицинасында суганны чәч ныгыту өчен файдаланганнар. Моның өчен суган согын башка сөрткәннәр яки суган боткасын сылаганнар. Суган баш кавыкланудан да коткара. Моның өчен суган кабыгы төнәтмәсе әзерләнә: 25 г кабыкны кайнаган ярты литр суга салалар да, аны 15 минут тоталар һәм юган башны шул төнәтмә белән чайкыйлар.
Ангина, үпкәдәге туберкулез авырулары вакытында яңа гына әзерләнгән суган боткасыннан ингаляция ясыйлар. Әгәр ул 10-15 минут торса, ягъни суынса, аның дәвалау сыйфаты кими, көчле фитонцидлары бетә. Фитонцид төнәтмәсен бакча корткычларына, карлыгандагы талпанга каршы көрәштә дә киң кулланалар.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев