Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай бакчачыларына: кайчан нәрсә утыртырга ярый?

Борын-борынгыдан халык бакча эшләрендә табигатьнең үзенә таянган.

Икенче төрле әйткәндә, без аны халык сынамышлары дибез. Әйтик, үги ана чәчәк атканда салкынга чыдам культураларны чәчәләр: суган, сарымсак. Тал бөресе уянгач, редис, укроп, салат чәчәргә, җимеш һәм декоратив агач-куаклар утыртырга була.

Шомырт чәчәк аткач, бәрәңге, чөгендер, кишер, борчак, шалкан утырталар, чәчәк орлыкларын чәчәләр. Теплицага помидор-борычны күчерәләр.

Тузганак һәм чия чәчәк атканда ачык җиргә җылы ярата торган үсемлекләрне (кыяр, кабак, ташкабак һ.б.) дә төртсәң була. Георгин, петуния кебек җылы ярата торган чәчәкләрне дә утыртыр вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев