Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Урманай авыл мәчетенең 20 еллык юбилее үтте - ФОТОРЕПОРТАЖ

Урманай авылында мәчет ачылуга 20 ел тулу уңаеннан зур чара булып узды.

Архив мәгълүматлары буенча, Урманай авылының беренче җәмигъ мәчете 1878 елда ук төзелгәнлеге билгеле. 
заманында анда өч мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, ябыла, үзгәртеп корыла. Дингә караш уңай якка киткәч, биредә 1995 елда мәчеткә нигез салына. Авыл халкы тырышлыгы белән ул 1999 елның 17 апрелендә тулысынча сафка бастырыла. Алдагы елларда Урманай халкы мәчет янәшәсендә мәдрәсә төзү хыялы белән яна. 
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин, район депутатлары да бар иде.
Тантаналы чара барышында урманайлылар авылда гыйбадәтханә төзү тарихын тагын бер кат яңартып, әлеге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев