Шәһәребезнең Яна юл микрорайонында төзелеп килүче мәчеткә манара һәм ай куелды.
Әлеге тантаналы чарада район һәм мөхтәсибәт җитәкчелеге, имам-хатиблар, шәһәр халкы катнашты.
Яңа мәчет агач бурадан бик матур итеп салынган. Аның төзелеш эшләре әле тәмамланмаган, кереш ягында баскычын куясы, бина эчендә әзерлек эшләрен төгәллисе бар.
Районыбызда әлеге дин йорты — 53 нчесе. Алга таба да халкыбызның уй-ниятләре һәм эшләре изге булсын, мәчетләребезнең ишекләре һәрвакыт ачык торсын дигән теләктә калыйк.
Тулырак газетабыз битләрендә укыгыз
Нет комментариев