Бүген шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте.
Азнакайда бәйрәм чарасы Ак мәчеттә иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте. Соңыннан барлык мәчетләрдә гает намазлары укылды.
Ак мәчеттә узган гаеттә район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә катнашып, һәркемнең гаиләсенә татулык-иминлек теләде.
Нет комментариев