Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Зәңгәр мәчете сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга бүләк өләште

Кайсы сабый Яңа елда бөтен теләк-хыялларының чынга ашуын, Кыш бабай тылсымлы капчыгына салып, ел буе көтеп алган бүләген алып килүен көтми икән!

Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен могҗизага ышану аеруча мөһим.
Яңа елга аяк баскан көннәрдә шәһәребезнең Зәңгәр мәчете тарафыннан шундый балаларны куандыру һәм хәйрия акцияләре оештыру күркәм традициягә әйләнде.

– Мондый игелек акцияләрен берничә ел рәттән оештырабыз. Быел менә 80нән артык баланы сөендерергә уйладык, – дип хәбәр итә    Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов. – Сабыйларның куанычтан яктырган йөзләрен, өмет чаткысы кабынган күзләрен күргәч, игелекнең нинди зур көчкә ия булуына тагын бер кат инанасың. Сәламәтлек белән туган һәр яңа көн Аллаһның нинди зур бүләге икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың.

Күптән түгел мәчет активлары үзләре шәхсән районның коррекцион мәктәбенә барып, балалар белән күркәм очрашу оештырдылар. Биредә Нәфис хәзрәт балаларга кыскача вәгазь сөйләп, якынлашып килуче Яңа ел белән котлады. Әлеге чарада 5 нче ТИҮ җитәкчесе Рәмилә Әхмәтова һәм 11 нче ТИҮ җитәкчесе Владимир Кротов та катнаштылар.

– Изге  эшләргә  һәрчак   урын  бар. Игелек  кылу,  башкаларга  ярдәм  итә  алу-үзе  зур  бәхет. Бер  рәхмәт  мең  бәладән  коткарыр, диләр. Һәрбарчагызга  рәхмәтләр  ишетеп, мәрхәмәт  кылып  яшәргә  язсын, - ди Владимир Кротов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев