Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда солдат әниләре белән очрашу узды

Әниләр көне алдыннан Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә яу кырында һәлак булган якташларыбызның әниләре белән очрашу булды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга ихлас хөрмәт һәм кайгырту сүзләрен җиткерде.

«Сез Ватаныбыз сагында үзләрен аямыйча көрәшкән уллар тәрбияләгәнсез. Без алар белән чиксез горурланабыз, аларның батырлыгы мәңгелек. Сезнең алда баш иябез», – диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Азнакай районында оештырылган ярдәм өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов җомга намазыннан соң укылган догаларында яу кырында башларын салган егетләрнең һәрберсен исемләп атады. Аның үтемле вәгазе дә әниләргә бер-берсе белән рухи якынлык, бердәмлек хисләрен тоярга мөмкинлек бирде. 

Очрашу хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде. Төштән соң теләге булганнарга хатын-кызлар советы һәм төрле ведомство вәкилләренә сораулар да бирергә була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев