Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь бик күңелле узды

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә 3 атна буе барган җәйге укулар тәмамланды.

Җәйге лагерьда ислам дине нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак, кул эшләре дәресләре, кызыклы очрашулар оештырылды. Укуларда 6-12 яшьлек 37 бала катнашты. Пешекчеләр егет-кызларны көнгә 3 тапкыр тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Дини белемнәр алу белән берлектә балалар төрле хуҗалык эшләренә дә өйрәнделәр. Мәсәлән, алар кул эшләре дәресендә кисеп, буяп ясаган бик матур агач – пәйгамбәрләр шәҗәрәсе, Мөхәммәд салләллаhу гәләйhи уә сәлләмнең ата-бабалары һәм гаиләсе шәҗәрәсе.

Соңгы көнне малайлар өчен азан конкурсы оештырылды, җиңүче – 6 яшьлек Зөфәр Иксанов бөтен шәһәргә ишетерлек итеп җомга намазына азан әйтте. Ә кызлар арасында үткәрелгән намаз бәйшгесендә беренче урынга Газизә Ибраһимова лаек булды. Яшь мөәзингә Нәфис хәзрәт бик тә үзенчәлекле бүләк – 5 литр зәмзәм суы тапшырды, икенче урынга чыккан Ислам Фарукшинга һәм намаз конкурсында җиңгән Газизәгә матур намазлыклар бүләк ителде.

Җомга намазыннан соң балаларга кече Сабантуй уеннары оештырдылар. Малайлар тактага кадак кагуда ярыштылар, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннар да бик күңелле узды.

– Мәчет-мәдрәсәбездә барлык эшләр имам-хатыйб Нәфис хәзрәт тырышлыгы белән оештырыла. Аллаһ Тәгаләбез риза булсын, – диләр лагерьга йөргән балаларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев