Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай имамнары чаңгыда узышты

Азнакайда район имамнары арасында чаңгы ярышлары үтте.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл дип юкка әйтмиләр. Моны күздә тотып, районыбыз мәчетләре хәзрәтләре актив тормыш белән яшиләр. Агымдагы атнада алар чаңгы базасына җыелды. Олы яшьтә дип тормадылар, барысы да старт юлына бастылар. Спорт сөюче имамнарны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, җирлегебездә бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырды.

– Өлкән буын һәр эштә актив катнаша, бүген дә бердәм булып, җыелып килгәнсез, рәхмәт. Сез яшьләргә үрнәк булып торырлык, – диде җитәкче.

Район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин белдерүенчә, имамнар катнашында мондый чаралар даими уздырылып тора.

– Җәй көннәрендә балык тоту ярышлары уздырабыз, экстремизмга каршы айлык кысаларында үткән велойөрештә дә актив катнашабыз, – диде ул.

Соңыннан чаңгычылар учакта пешкән аштан авыз итеп, үлән кушып пешерелгән шифалы чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев