31 август 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында бер көндә ике янгын чыккан
Янгын күзәтчелеге хәбәр итүенчә, 30 августта иртәнге якта ике янгын чыккан. "Юлчы" бакчачылык ширкәтендә мунча янып беткән һәм дача йортына зыян салынган. Якынча сәбәбе - электр җиһазларын техник куллану кагыйдәләрен бозу. Ә Балтач авылындагы торак йортның түбәсе зарарланган. Янгын ут эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан. Бәхеткә, янгыннарда зыян...
-
Балалар Азнакай тарихы белән музейда таныштылар
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагоглары "Яшь патриотлар" волонтерлары һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрдәге балалар белән төбәкне өйрәнү музеена экскурсия кылдылар. Азнакайның гади татар авылыннан ничек заманча нефтьчеләр шәһәренә әверелүе, нефть чыгару тарихы турында күргәзмәләр балаларны битараф калдырмады. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган залны...
-
Бәйрәмнән репортаж. Актүбәдә әкияти сквер ачылды
Актүбәдә беренче нефть фонтаны 1951 елда ата. Шуннан соң бу яклар танымаслык булып үзгәрә, бирегә илнең төрле төбәкләреннән бораулаучылар, нефтьчеләр ташкыны агыла. 1956 елда бистәгә нигез салына. Гүзәл табигать кочагында урнашкан Актүбә Азнакайдан калышмый, көннән-көн үсә, матурая бара. Урамга чыксаң, төзекләндерелгән урамнар, яңа зур йортлар, сквер һәм парклар, кояш нурында...
-
Азнакайның өлкән буыны спортка тартыла
"Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекне ныгытучы чаралар даими үткәрелә. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Әле шушы көннәрдә биредә өлкәннәр өчен спортның файдалы төрләре турында түгәрәк өстәл узды. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар тренажер залында яратып шөгыльләнәләр, бильярд уйныйлар. Шашка-шахмат ярышлары традициягә әверелде. Шулай ук махсус таякчыклар белән скандинавия йөрешен дә үз...
-
Азнакайлылар шәһәр көнен күңелле бәйрәм иттеләр
Республика, Шәһәр көннәрен һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен берләштереп, барча халык катнашында үткәрү җирлегебезнең үзе бер матур йоласы. Бу бәйрәмне ел саен сагынып көтеп алабыз. Сишәмбе көнне Ишкәев исемендәге ял паркында җыр-моң, уен-көлке бер генә мизгелгә дә тынып тормады. Балачага үзләрен төрле уеннарда сынап кинәнсә, өлкәннәр рәхәтләнеп концерт номерларын тамаша кылды....
-
Пенсия яшен арттыру турындагы карар кабул ителмәде - Дмитрий Медведев
Россия Хөкүмәте башлыгы бу хакта Липецкида пенсионерлар белән очрашуда белдергән. Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев пенсия яшен арттыру турындагы карарның кабул ителмәвен әйткән. Ул бу белдерүне Липецкида "Сосновый бор" инвалидлар һәм өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәгенә сәфәр барышында ясаган. "Бу темага әлегә бернинди карар да кабул ителмәде. Әмма шул ук вакытта...