30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда Әниләр көне уңаеннан хатын-кызлар волейболда көч сынашты
Азнакайда район хатын-кызлары үзләренең эштә генә түгел спортта да көчле икәнлекләрен расладылар. Ничек һәм кайда дисезме? "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында Әниләр көне уңаеннан волейбол буенча район турниры үтте. Ярышларда почтамт, "Азнакай җылылык челтәре" предприятиесе, администрация, мәгариф идарәсе, үзәк сырхауханә, мәдәният идарәсендә хезмәт куючы гүзәл затлар катнашты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru....
-
Сугышларда улларын югалткан Азнакай әниләрен зал аягурә басып алкышлады
(Азнакай, Резеда Шәрипова, 30 ноябрь) Бүген Мәдәният йортында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, эштә уңган, күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән тәбрикләп, аларга иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бер төркем әниләргә бүләкләр тапшырды. Әфган сугышында һәм локаль конфликтларда улларын югалткан әниләргә чәчәкләр бүләк...
-
Азнакайда юлларны чистарту һәм авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында Яңа елга әзерлек, күпфатирлы йортларны видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Җирлегебездә көзге ярминкәләр алга таба...
-
Азнакайның “Маяк” газетасы әниләрне - үзенең ветераннарын зурлады - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген Азнакай редакциясендә зур бәйрәм. Коллектив белән үзебезнең хөрмәтле ветераннарыбыз - "Маяк" газетасында һәм типографиядә озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне кунак иттек. Алар һәммәсе дә икешәр, өчәр, дүртәр бала үстергән районыбызның хөрмәтле кешеләре. Табын артында барган сөйләшүдә шушы хезмәт еллары, Ана кешенең гаиләдәге роле, милли гореф-гадәтләребез һәм...
-
Азнакай фермерларына терлек азыгы рационына ныклы игътибар бирергә кушылды
(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА) "Чалтаймас" җәмгыяте базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, агропредприятие җитәкчеләре катнашты. Семинардагылар "Чалтаймас" җәмгыяте фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкта бераз уңай күренешләр дә күзәтелә. Терлек, бигрәк...