Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Әниләр көне уңаеннан хатын-кызлар волейболда көч сынашты

Азнакайда район хатын-кызлары үзләренең эштә генә түгел спортта да көчле икәнлекләрен расладылар. Ничек һәм кайда дисезме? "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында Әниләр көне уңаеннан волейбол буенча район турниры үтте. Ярышларда почтамт, "Азнакай җылылык челтәре" предприятиесе, администрация, мәгариф идарәсе, үзәк сырхауханә, мәдәният идарәсендә хезмәт куючы гүзәл затлар катнашты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru....

Азнакайда район хатын-кызлары үзләренең эштә генә түгел спортта да көчле икәнлекләрен расладылар.

Ничек һәм кайда дисезме? "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында Әниләр көне уңаеннан волейбол буенча район турниры үтте.

Ярышларда почтамт, "Азнакай җылылык челтәре" предприятиесе, администрация, мәгариф идарәсе, үзәк сырхауханә, мәдәният идарәсендә хезмәт куючы гүзәл затлар катнашты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru. Бу көнне оста итеп туп чөйгән кызларга хәтта күз дә иярмәде.

Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Беренче урынны мәгариф идарәсе, икенчене - ак халатлылар, өченче урынны район администрацияcе командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әниләр көне уңаеннан хатынкызлар волейболда көч сынашты