Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда юлларны чистарту һәм авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярлар­ны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйга­ларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында Яңа елга әзерлек, күпфатирлы йортларны видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Җирлегебездә көзге ярминкәләр алга таба...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярлар­ны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйга­ларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында Яңа елга әзерлек, күпфатирлы йортларны видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде.
Җирлегебездә көзге ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта мәгълүмат белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов таныштырып, халык бөтен төр продукцияне дә үз итә, артып калган әйбер юк дип билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында район күләмендә барган спорт чаралары нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ил-көн яңалыклары, бигрәк тә үз районыбыз яңалыкларын белми торып ничек яшәмәк кирәк. 2017 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин районда газета-журналларга язылу барышына анализ ясады.
Киңәшмәдә шулай ук юлларны чистарту, авылларны су белән тәэмин итү, җылылык мәсьәләләре дә күтәрелеп, җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда юлларны чистарту һәм авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча җитәкчеләргә тиешле...