Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Маяк” газетасы әниләрне - үзенең ветераннарын зурлады - ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Азнакай редакциясендә зур бәйрәм. Коллектив белән үзебезнең хөрмәтле ветераннарыбыз - "Маяк" газетасында һәм типографиядә озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне кунак иттек. Алар һәммәсе дә икешәр, өчәр, дүртәр бала үстергән районыбызның хөрмәтле кешеләре. Табын артында барган сөйләшүдә шушы хезмәт еллары, Ана кешенең гаиләдәге роле, милли гореф-гадәтләребез һәм...

Бүген Азнакай редакциясендә зур бәйрәм.

Коллектив белән үзебезнең хөрмәтле ветераннарыбыз - "Маяк" газетасында һәм типографиядә озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне кунак иттек.

Алар һәммәсе дә икешәр, өчәр, дүртәр бала үстергән районыбызның хөрмәтле кешеләре.

Табын артында барган сөйләшүдә шушы хезмәт еллары, Ана кешенең гаиләдәге роле, милли гореф-гадәтләребез һәм инде редакциянең бүгенге көн сулышы турында сүз барды.

Редакциядән агылган җыр-моң газета алырга килгән укучыларыбызны да бәйрәм рухына төрде.

"Маяк" ветераннары шулай ук редакция музеенда булып, яшь чакларын, җиң сызганып эшләгән вакытларын, үзләренең газета чыгарган чорын искә төшерделәр, заманча җиһазландырылган конферец-залга керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Маяк” газетасы әниләрне үзенең ветераннарын зурлады ФОТОРЕПОРТАЖ