29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ап-ак тешле булырга теләүчеләр өчен киңәшләр
Барыбызның да ак тешле буласы килә, ә моның сере бик гади. Гадәттәгечә теш пастасы белән чистартканнан соң, теш щеткасына берничә тамчы чәй мае тамызыгыз да шуның белән чистартыгыз. Соңыннан авызыгызны су белән чайкатыгыз. Шуңа игътибар итегез, сатып алынган чәй маена бернәрсә дә кушылмаган булырга тиеш. Теш белән казналыкларны тоз ярдәмендә...
-
Рөстәм Миңнеханов урынына – Ирек Зиннуров
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартты. Президент баш тарткан депутат мандаты "Синтез" ватерпол командасының элеккеге уенчысы, 47 яшьлек Ирек Зиннуровка бирелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы язып чыкты. Ә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов баш тарткан мандат "Динамо" спорт клубының җиңел атлетика буенча...
-
Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Интернетта законсыз мәгълүмат урнаштырылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан алкоголь продукциясен сату өлкәсендә "Интернет" челтәрендә мәгълүматлар урнаштырганда Федераль Закон таләпләренең сакланышы тикшерелде. Тикшерү барышында Интернет челтәрендә алкоголь продукциясен сату турындагы (шул исәптән төнге чорда да ) сайтлар ачыкланды. Закон буенча бу рөхсәт ителми. Моннан кала, Интернет челтәрендә мондый мәгълүмат бирү алкогольне балигъ булмаганнарга, төнлә һәм...
-
Азнакайда Өлкәннәр көне уңаеннан тантаналы чаралар оештырыла
1 октябрьдә халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бу көнне 11.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында, 3 октябрьдә 14.00 сәгатьтә шәһәребезнең Шәйхетдинов микрорайонындагы Мәдәни үзәктә тантаналы чаралар оештырыла. Районыбызның барлык пенсионерларын, өлкән буын вәкилләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм концертларына көтеп калалар. Бу көнне бергәләп ял итик, рәхәтләнеп күңел ачыйк. Фото: http://primcbs.ru
-
Азнакайда яңа урам барлыкка килде
Әбиләр чуагы хакимлек иткән матур, кояшлы көнгә туры килде шәһәребезнең яңа микрорайонындагы урамга Рафаил Софин исемен биреп, истәлек тактасы ачу тантанасы. Күрәсең, якты, лаеклы тормыш үткән шәхес истәлеген табигать тә әнә шулай үзенчә ассызыкларга ашыкты. Өлкән яшьтәгеләр Азнакай халык судының беренче рәисе Рафаил Софинны яхшы хәтерлиләрдер. Аның районыбызда кадерле истәлекләре,...
-
Азнакайда “Куркынычсызлык атналыгы” акциясе старт алды
Сабый чактан ук безнең тормышыбыз урам белән бәйле. Шуңа күрә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Аларның иминлеген тәэмин итү максатларында районда махсус акция старт алды. Аның кысаларында район үзәк балалар китапханәсендә "Юллар тарихы" дигән уен узды. Китапханәчеләр белән берлектә бу чараны ТР юл хәрәкәте куркынычсызылыгы программаларын финанслаштыру дирекциясенең Азнакай...
-
Рус теленнән БДИның телдән бирелә торган өлешенең берничә моделе әзерләнә
Модельләр буенча фикер алышу ноябрьгә планлаштырылган. Ноябрьдә Мәскәүдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган моделен презентацияләү планлаштырылган дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән. "Хәзер без эшче төркем оештырдык. 9 сыйныф укучылары арасында имтиханның телдән...
-
Азнакайның 1 нче мәктәп укучылары Маньчжурия чикләвеген утырттылар
«Мәктәп урманчылыгы» берләшмәсенә йөрүчеләр туган ягыбызны яшелләндерүгә зур өлеш кертәләр. Әле шушы көннәрдә алар мәктәп территориясендә Маньчжурия чикләвеген утырттылар. Әлеге куак яктылык ярата, җилгә һәм корылыкка чыдам. Берничә елдан яңа белем йорты матур яшеллек зонасына әверелер дип өметләнә укучылар.
-
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада районыбыздан 10 кешелек делегация катнаша
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза. Анда Азнакайдан район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендә 10 кешелек делегация катнаша.
-
Сарлы авылында яшәүче Таһир Сәгытдинов 1 нче мәктәп музеена тарихи эскпонатлар бүләк итте
Азнакай 1 нче мәктәп музее көннән-көн тарихи экспонатлар белән тулылана, яңара бара. Әле күптән түгел генә Сарлы авылында яшәүче Таһир Сәгытдинов табагач, тимер поднос, авызлык, ышкы, керосин лампасы, чулпы, комган, дага, урак, бәләк кебек экспонатлар бүләк итте. Аңа мәктәп исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Азнакайда “Җиңү волонтерлары” слеты узды
"Кояшкай" балалар ял сәламәтләндерү лагеры базасында "Җиңү волонтерлары" слеты узды. Анда район мәктәпләреннән 50 активист-лидер катнашты. Слет кысаларында төрле тематикалар буенча мастер-класслар узды. Шулай ук "Ерак көнчыгыш җиңүе" дигән тарихи квест һәм "Кайда логика?" дигән интеллектуаль уен оештырылды. "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов, "Татарстан доброволецы" клубы җитәкчесе...