29 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайда, 2 сентябрь – терроризм белән бердәм көрәш көнендә, Беслан вакыйгасында, вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алу чарасы узачак
Хәтер - мәңгелек. Илебез тарихында булган шанлы вакыйгалар кайтавазы онытылмый, күңелләрдә һәрчак яңарып, аларның бүтән беркайчан да кабатланырга тиеш түгеллеген искәртеп тора. Көньяк Осетиядә 2004 елда булган Беслан вакыйгасын да онытырга хакыбыз юк. 2 сентябрь - терроризм белән бердәм көрәш көнендә яшьләр идарәсе шул вакыйгада вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алу...
-
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәсе үтте
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Узган атнада районда ике җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде....
-
Азнакайда, илгә Җиңү яулаган өлкән буын вәкилләре аерым игътибарда
Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, илгә Җиңү яулаган өлкән буын вәкилләре аерым игътибарда. Аларны истәлекле көннәре, гомер бәйрәмнәре уңаеннан район җитәкчелеге өйләренә барып котлауны матур бер гадәткә кертте. Август аенда 4 сугыш ветеранын, 1 Ленинград блокадасын кичергән райондашыбызны, 9 тыл фидакарен район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасарлары, үзләре эшләп...
-
Азнакайда берәүнең 11 баш сарыгын урлаганнар
Узган атнада районда ике җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Кеше милкен урлап "баерга" теләүчеләр дә әзәйми. Күктәкә авылыннан берәүләр 11 баш сарык урлаган. Бүген авылларда көтү тиешле дәрәҗәдә оештырылса да, кайберәүләр малларын урамга чыгарып җибәрүне хуп күрә. Әнә шулай...
-
Орхидея үстерү буенча азнакайлыларга 5 КИҢӘШ
Орхидеяның тамырлары чери башлаган булса, аларны кисеп алып, фунгицид белән эшкәртегез. Туфрагын исә алыштырыгыз. Орхидеяга кайнаган су сибәргә тырышыгыз. Суга аз гына лисон кислотасы салсагыз да була. Гөлне аш бүлмәсендә тотыгыз, анда дымлылык күбрәк. Орхидеяга яктылык кирәк, җәен исә күләгәлерәк урынга утыртыгыз. Язгы-җәйге чорда ул туры кояш нурларын яратып бетерми....
-
Азнакай янгын сүндерүчеләре флеш-моб үткәрделәр
24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре "Азнакайнефть" идарәсенең аерым цехларында өйрәнүләр уздырдылар. Коткаручылар уйдырмасы буенча берьюлы Актүбәдә урнашкан 2 нче һәм Азнакайда урнашкан 7 нче һәм катлам басымын саклау цехларында янгын килеп чыга. Ел да өйрәнүләр үткәрү бушка булмаган: эшчеләр югалып калмыйча, барысыда урамга, куркынычсыз җиргә агыла башладылар. Соңгарак калып...
-
Балаларның җәйге ялы: куркыныч!
Балаларның җәйге ялын оештыру соңгы елларда бик катлаулы мәсьәләгә әйләнде. Һәр ата-ана үз нарасые өчен иң яхшы шартлар тудырырга омтыла. Күпләр баласын башкалардан ким-хур итмим дип, көч-хәл белән акча җыеп һәм хәтта бурычка алып, баласын төрле ял лагерьларына җибәрә. Ни дисәң дә, лагерьда бала яшьтәшләре белән аралаша, башка даирәдәге кешеләр...