Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре флеш-моб үткәрделәр

24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре "Азнакайнефть" идарәсенең аерым цехларында өйрәнүләр уздырдылар. Коткаручылар уйдырмасы буенча берьюлы Актүбәдә урнашкан 2 нче һәм Азнакайда урнашкан 7 нче һәм катлам басымын саклау цехларында янгын килеп чыга. Ел да өйрәнүләр үткәрү бушка булмаган: эшчеләр югалып калмыйча, барысыда урамга, куркынычсыз җиргә агыла башладылар. Соңгарак калып...

24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре "Азнакайнефть" идарәсенең аерым цехларында өйрәнүләр уздырдылар. Коткаручылар уйдырмасы буенча берьюлы Актүбәдә урнашкан 2 нче һәм Азнакайда урнашкан 7 нче һәм катлам басымын саклау цехларында янгын килеп чыга.

Ел да өйрәнүләр үткәрү бушка булмаган: эшчеләр югалып калмыйча, барысыда урамга, куркынычсыз җиргә агыла башладылар. Соңгарак калып чыккан ике яшь егеткә янгын сүндерүчеләр тын юлларын саклаучы битлекләр кидерттеләр. Тагын бер югалып калган кешене күчермә баскыч ярдәмендә тышка чыгардылар.

24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Александр Никулин һәм Рөстәм Галләмов янгын вакытында һәр минутның кадерле булуын, үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлаттылар.

Янгын вакытында иң төп кагыйдә - кичекмәстән 01 яки 101 телефон номерлары буенча хәбәр итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерүчеләре флешмоб үткәрделәр