Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәсе үтте

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Узган атнада районда ике җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде....

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды.

Узган атнада районда ике җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Кеше милкен урлап "баерга" теләүчеләр дә әзәйми. Күктәкә авылыннан берәүләр 11 баш сарык урлаган. Бүген авылларда көтү тиешле дәрәҗәдә оештырылса да, кайберәүләр малларын урамга чыгарып җибәрүне хуп күрә. Әнә шулай урам, юл буенда йөргән маллар караклар өчен менә дигән "азык"ка әверелә дә куя. Бу хакта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та билгеләп үтте һәм малларын үз иркендә йөрткән хуҗаларны закон нигезендә административ җаваплылыкка тартырга кушты.

Азнакайда диспансерлаштыру программасы тулы куәтенә тормышка ашырыла. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләрне тикшерү барышы белән таныштырды. Быел аны җирлегебездә яшәүче 11220 кеше үтәргә тиеш. Ел башыннан 6668 азнакайлы диспансерлаштыру үткән. Аларның яртысы диярлек тикшерүнең икенче этабына җибәрелгән. Бу сан узган елгыдан күпкә артык. Аны Илдар Шиһапов диспансерлаштыруның сыйфаты яхшыра баруга бәйләде. Бу чорга нәтиҗәләр буенча 18,8 процент - беренче төркем сәламәтлеккә ия (сихәтлеге яхшы) дип табылган. 31,9 процент кеше икенче төркемгә ия. Ә инде диспансерлаштыру үтүчеләрнең 49,3 проценты - хроник авырулы кешеләр.

Наҗәт Нәгыймов оешма җитәкчеләрен хезмәткәрләр арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды. "Хөкүмәт тарафыннан тудырылган форсаттан тулысынча файдаланып калырга кирәк. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк, отышлырак", - диде район башлыгы урынбасары.

Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән комиссия секретаре Эльвира Солтангирова таныштырды. Бүген комиссиядә 58 балигъ булмаган бала исәптә тора. Аларның 29ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, 4се - машина йөртү таныклыксыз транспорт чарасы белән идарә иткән, 19ы - урлашкан, 1се - кеше милкен белеп юк итү, 6сы вак урлашу өчен.

- Балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Без яшүсмерләргә битараф булырга тиеш түгел. Үсмерләр арасында җинаятьчелеккә һәм тәртипсез тормыш алып барган гаиләләргә каршы көрәшне уртак көч белән генә башкарып була, - диде Наҗәт Нәгыймов һәм җәмәгать тәрбиячеләренең эшләрен тагын да активлаштырырга чакырды.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрне чабу, юлларны төзекләндерү, җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәсе үтте