29 июль 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакайда балалар коляскалары парады узачак
Иртәгә, 30 июльдә 11.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында балалар коляскалары парады узачак. Әлеге бәйгене Мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырган. Яшь әти-әниләр үзләренең сабыйлары белән "Кабатланмас коляска", "Спорт төрендәге коляска", "Мин үзем генә түгел", "Гаилә экипажы" номинацияләрендә көч сынашачак. Фото http://reliz33.ru/?p=6839
-
Иртәгә Азнакай автоледиләре машина йөртү осталыгын күрсәтәчәк
Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән, янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Гамәлгә кергән традиция...
-
Азнакай ашханәсе: бавырсак пешерү серләре
Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы чәкчәк санала. Вак-вак итеп турап, майда пешерелгән, бал белән катырылган, бу татлы камыр ризыгын туй табынына куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп алалар. Әмма чәкчәкнең шундый ук дәрәҗәле игезәге барлыгын да онытырга ярамый. Ул - бавырсак. Татарстанның Казан тирәсендәге районнарында яшәүче татарлар, гадәттә,...
-
Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән
Соңгы атнада җирлегебездә биш җинаять эше теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов белдерде. Җинаятьләрнең күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 19 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, биш кешенең эчкән килеш, өч шоферның машина белән идарә...
-
Марат Әхмәтов Азнакай районында урып-җыюның барышы белән танышты
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай районында урып-җыюның барышы белән танышты. Ул муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында вертолет белән район басулары өстеннән очып узганнан соң, "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй авылы арпа басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус...
-
Азнакай районы Тымытык авылының күл буендагы “Өч тупыл” янында бәйрәм узды
Нәкъ менә шундый: "Эшлибез дә, уйныйбыз да" дигән шигар астында, авылыбызның күл буендагы "Өч тупыл" янында узды бу бәйрәм. Яңгырлар, шөкер, явып тора, кырларыбыз мул уңыш вәгъдә итә, күңелләр күтәренке. Авыл халкы шулай бердәм булып эшли дә, ял да итә белә бездә. Бу мизгелләрне тымытыклылар белән бергәләп үткәрергә вакыт тапкан...
-
Чаллы Алинәсе Африка принцына кияүгә чыккан
Алинәнең ире Баки уллары Дэвидка татарча "улым" дип дәшә (Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы журналисты Адилә Газетдинова яза. "Вечерние Челны" язуына, Алинә бәхетен мич башында көтеп ята торган кыз түгел. Ул, бәхет эзләп, Кытайга чыгып...
-
Азнакайдан мөмкинлекләре чикләнгән 20 бала тернәкләндерү үзәгенә китәчәк
Азнакайның физик мөмкинлекләре чикләнгән балалары тернәкләндерү үзәгенә җыена. Ел саен социаль яклау бүлеге юлламасы буенча районыбыздан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар Баулы һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге тернәкләндерү үзәкләренә баралар. 1 августтан 20 бала сәламәтлекләрен ныгытырга китәчәк.
-
Азнакай ветераннары Кара Елга буенда өмә оештырды
Районыбызда олуг юбилейларга әзерлек тулы көченә бара. Бу эштән бер генә предприятие-оешма да читтә калмый. Район һәм шәһәр ветераннар советы активистлары да бу көннәрдә Кара Елга буенда өмәдә булдылар. Алар яр буйларындагы балчыкны тигезләп, чүп-тамырлардан чистартып, үлән чәчәргә әзерләп куйдылар.
-
Азнакай игенчеләре 48,2 мең тонна ашлык суктырган
(Азнакай, 28 июль, "Маяк", Нәсимә Фазлыева) Азнакай районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 28 июльгә) планда каралганның 29 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган. 48,2 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш әйбәт: гектарына уртача 32 центнер. Бигрәк тә көзге арыш уңышы сөендерә. Ул гектардан уртача 35 центнерга якын чыга.
-
Азнакайда исерек шофер түләүсез мәҗбүри җәмәгать эшләренә тартылган
Азнакай районында яшәүче транспорт белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен хөкем ителгән. Транспорт белән исерек хәлдә идарә итүдә шик тудырган Туйкә авылында яшәүче граждан медицина тикшерүе узудан баш тарта һәм административ җавапка тартыла. Әмма шуннан соң да гаепләнүче үзенә сабак алмый, кабат исерек хәлдә руль артына утырып, юл хәрәкәте...