29 февраль 2016 яңалыклары
-
«Ел укытучысы – 2016» Азнакайдан дүрт педагог та финалга чыкты
25 февральдә Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы узды. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнашты. - Сезне үзебезнең Азнакай җирлегендә...
-
Габдрахманова (Салимова) Разия Мәһәп кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Тымытык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Сарманда яшәүче Габдрахманова (Салимова) Разия Мәһәп кызының 2 мартта 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез сине матур, күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, туар таңнарыңның якты, зур куанычлар гына алып килүен телибез. Балаларыңны, оныкларыңны яратып, назлап үстереп, алар өчен җан атып торуыңа...
-
Прокуратура хәбәр итә. Азнакайлыларга машина йөртү таныклыгын алыштырганда медицина белешмәсе кирәкми
Россия Хөкүмәтенең 2016 ел 4 февраль 65 нче карары нигезендә транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аның буенча таныклыкны алыштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Кыскача итеп әйтсәк, шәхси мәгълүматлар үзгәрсә (әйтик, кияүгә чыгып фамилия алыштырганда) , машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузып...
-
Азнакайлыларның туган телләрен белү дәрәҗәсен тикшерделәр
Туган тел атналыгы кысаларында Яшьләр үзәге 4 нче лицей волонтерлары белән "Минем туган телем" дигән акция үткәрделәр. Урамда узып баручы азнакайлаларга тестлар тәкъдим ителеп, алар белем дәрәҗәләрен ачыкладылар. Волонтерлар аларга туган тел турында бөек шәхесләрнең гыйбәрәләре язылган буклетлар тараттылар.
-
Азнакайда патриотик җырлар фестивале узды
Туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җырларны тыңлаганда күңелне әйтеп бетергесез горурлык биләп ала. Яшьләр үзәгендә узган "Хәтер-2016" патриотик җырлар фестиваль-конкурсында катнашучылар жюри һәм тамашачыларда бу бөек хисне кузгата алдылар. -Әле бәйге яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм яңа талантлар ачу максатларында үткәрелә. Сәхнәдә коллективлар, дуэтлар һәм...