Азнакайда патриотик җырлар фестивале узды
Туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җырларны тыңлаганда күңелне әйтеп бетергесез горурлык биләп ала. Яшьләр үзәгендә узган "Хәтер-2016" патриотик җырлар фестиваль-конкурсында катнашучылар жюри һәм тамашачыларда бу бөек хисне кузгата алдылар. -Әле бәйге яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм яңа талантлар ачу максатларында үткәрелә. Сәхнәдә коллективлар, дуэтлар һәм...
Туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җырларны тыңлаганда күңелне әйтеп бетергесез горурлык биләп ала. Яшьләр үзәгендә узган "Хәтер-2016" патриотик җырлар фестиваль-конкурсында катнашучылар жюри һәм тамашачыларда бу бөек хисне кузгата алдылар.
-Әле бәйге яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм яңа талантлар ачу максатларында үткәрелә. Сәхнәдә коллективлар, дуэтлар һәм ялгыз башкаруда төрле еллардагы иң популяр җырлар яңгырады. Әти-бабалаларыбыз шуларны җырлап утка кергәннәр, илебезне дошманнардан азат иткәннәр. Без алар батырлыгын онытырга тиеш түгелбез, - ди жюри рәисе, Яшьләр үзәге директоры Миләүшә Минһваҗева.
Фестивальдә барлыгы 30 конкурсант катнашты. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев